Шимбә, 20.04.2024, 11:27
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Тәҗрибә уртаклашу » Чыгышлар

Ренат Харис шигырьләрен – укучыларга...

Ренат Харис шигырьләрен – укучыларга...

Ренат Харис... Бу исемне әйтүгә, ирексездән, татар шигъриятенә бер чорда килгән Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим кебек шагыйрьләр күңелгә килә. Күп гасырлык традицияләре булган шигъриятебезне үз иҗатлары белән яңа биеклекләргә күтәргән буын ул. Ләкин әдәбиятыбызда зур шигъри агым булсалар да, һәрберсенең иҗаты кабатланмас, үзенчәлекле аларның, ягъни һәрберсенең үз йөзе, үз шигъри мәктәбе бар.

Ренат Харис – беренче шигырьләре белән үк поэзия сөючеләрнең күңелләрен җәлеп иткән, инде әдәбиятта үз юлын тапкан шагыйрь. Бүгенге көндә 30дан артык шигырьләр җыентыгы авторы. Җыентыктан – җыентыкка, шигырьдән – шигырьгә ул тулырак һәм күркәмрәк ачыла бара.

Әдәби тәнкыйтьтә Р.Харис әсәрләре турында олыдан кубып сөйләшү күптән килә. Әдипнең иҗатын төрле яклап тикшергән, аның үзенчәлекләрен ачкан мәкаләләрне шактый очратырга мөмкин. Аның хакында капма-каршы фикерләр дә күзгә ташлана. Бу исә Р.Харис иҗатының үзенчәлекле һәм кызыклы булуы турында сөйли.

Р.Харис – бүгенге көндә шигъри иҗат белән иң җитди шөгыльләнүче, сүзнең илаһи көченә, тылсымына ышанучы шагыйрьләребезнең берсе. Кызганычка каршы, әдипнең иҗаты мәктәп программасына аз кертелгән. 8 нче сыйныфта сыйныфтан тыш уку өчен укытучы һәм укучылар сайлавы буенча «Ант суы» яки «Борылышта» поэмасы бирелә. Әдип иҗатын өйрәнү өчен яңадан 11 нче сыйныфта гына 2 сәгать вакыт каралган. Шушы 2 сәгать эчендә өйрәнү өчен «Ат иярләү», «Ант суы», «Җәлилчеләр» поэмалары, «Кеше» ораториясе тәкъдим ителә. Ә бит Р.Харисның укучылар белән өйрәнердәй бик матур шигырьләре дә бар.  

Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре туган илгә, аның ямьле табигатен, шул хозурлыкның бердәнбер хуҗасы – кешене олылауга багышланган. Р.Харис илне данлау, олылау белән генә чикләнми. Шагыйрь хисенең нигезендә туган илнең мәңгелегенә иман, ышаныч ята.

Җирдән туган нәрсә

Үтерә алмый Җирне –

Җиргә

Мәңге исән каласы!!! («Ышаныч»)

Шагыйрь илнең бүгенгесен тарих беләп бәйләп карый, ягъни хәзергене үткән белән чагыштырып сурәтли. Үткән белән бүгенге һәм киләчәк арасында катлаулы хисләре һәм уйланулары белән шагыйрь тора.

Тәгәри китте йомгагым

Дәверләр, чорлар аша.

Үткәннәр әкрен генә

Йөрәгемә тоташа.

Р.Харисның татар халкына, аның тарихына, аның ачы язмышына багышлап язылган шигырьләре бик күп. Аларда – татар өчен горурлык хисләре дә, татарны олы итеп, башка халыклар белән тигез итеп күрәсе килү теләге дә. «Җил», «Сәйях», «Татар иле», «Татар бәйрәме», «Төрки телләр» шигырьләре шундыйлардан. Бу шигырьләрне укыганнан соң үз халкың өчен горурлык тойгылары кичерәсең.

Татар иле Татарстан,

Син яңадан калыктың.

Син рухы, көче, намусы

Татар дигән халыкның!

Мондый шигырьләрен укыганда Р.Харисның сәясәтче булуы да аңлашылып тора. Мәсәлән, «Татар әләме» шигырен нәкъ менә дәүләт эшлеклесе Р.Харис кына язарга тиеш кебек.  

Кеше һәм табигать, аларның үзара мөнәсәбәте дә – Р.Харис иҗатындагы төп темаларның берсе. Табигать образы аша кеше кичерешләрен тасвирауга багышланган шигырьләр Р.Харис иҗатында аз түгел: «Яфракларың гәрәбә...», «Коела яшел яфрак», «Җир – чәчәк», – дигәч...», «Яктылык төшә», «Өянке» һ.б. Табигатьтә җәмгыять өчен, кешеләр өчен гыйбрәтле хәлләрне күп таба әдип. Еш кына андый шигырьләрнең төп идеясен, асыл мәгънәсен символик характердагы шигъри образ аша бирергә тырыша. Ул укучыга әйтер яңа сүзе булмаганга күрә алай эшләми, киресенчә, аның әйтер сүзе артык күп, ләкин ул укучыларның үз фантазиясенә дә урын калдырырга омтыла: хөкем, нәтиҗә чыгару укучының үзенә кала. Менә аның «Өянке» шигыре.

Өскә үсмәсен әле, дип,

Баш ботагымны киссәң,

Мин бит як-якка үсәм!..

.  .  .  .  .  .  .  .  .  .  .  .  .  .

Бәгыренә чабыймчы, дип,

Казып тамырыма төшсәң,

Каберең өстендә үсәм!

Өянкегә һөҗүм, җәрәхәт ясала тора. Һәркем аны үз кирәгенә файдаланырга тырыша. Ләкин агач әрсез, бирешми. Җирдә нәселен, токымын дәвам итә. Аңардагы яшәүчәнлек, әрсезлек кешеләргә дә өлге булырлык. Бу символиканы алдынгы идеяләрнең үлемсезлегенә дә, тарихта күпне күргән халыкларга дә кайтарып калдырырга мөмкин. Әсәрдә сүз яшәү көченең, тормышның мәңгелек процесс булуы, халыкның һәм аерым кешенең ныклыгы һәм чыдамлыгы турында бара. Анда яшәүгә, тормышка омтылыштан да көчлерәк хис юк, ул үлемнән, вәхшилектән өстен дигән фикер уздырыла.

Ренат Харис шигырьләренә хас тагын бер үзенчәлеккә тукталу урынлы булыр. Шагыйрь халык әхлагында, аның көнкүрешендә, гадәт-йолаларындагы якты якларны шигъри әйләнешкә кертә. Ул халык йоласын кеше күзенә артык чалынмаган, гадәти детальләрдән эзли. Мәсәлән, «Сабантуй», «Чулпы», «Ак сөлге» шигырьләре шундыйлардан.

Р.Харисның «Ак сөлге» шигырен дәрестә укучылар белән түбәндәгечә анализларга мөмкин:

1.Күңел лирикасы.

2.Темасы: «Ак сөлге – зур пакьлекнең бер көзгесе» («Ак сөлге » – күчерелмә мәгънәдә кешенең тормыш-күңелен күрсәтә).

3.Идеясе: «Кешеләрнең күңеле «ак сөлге» кебек чиста булсын!»

4.Лирик герой – пакь, ачык күңелле шәхес. Уңай сыйфатларга бай. Кешеләр өчен кайгыра, аларның башка кешеләргә, үз эшләренә, традицияләргә карата мөнәсәбәтләре уңай булуын тели. Шул сәбәпле төрле яклап мисаллар китерә. Мәсәлән: «Кунак килсә, каршыладың ак йөз белән...», «Җилфердәдең кызыл туйлар пар атында...» .

5.Теле гади, аңлаешлы. Эндәшләр бар («Кешеләрнең нияте зур, сөлге, булыш!», «Син бит үзең дә халкымның күңеле төсле...»); метафоралар («ак йөз», «соңгы юл», «сатлык байрак»); чагыштырулар («Кунак килсә, каршыладың ак йөз белән/ Дошман килсә, чыкмадың кулын юарга») бар.

6.Әһәмияте: күңелең "ак сөлге" кебек пакь булсын, кешеләргә һәрвакыт яхшылык кына эшлә, ата-бабалардан калган традицияләрне сакла.

«Ак сөлге» шигырен авторның табышы дияргә була. Күргәнебезчә, әсәрдәге Ак сөлге – зур гомумиләштерүгә ия образ. Ак сөлге – татар кешесенең даими юлдашы. Ул сабан туйларында, беләкләргә куәт биреп, билгә ята, яшьләрнең туен бизи, ир-егетләрне көрәшкә озатып җилферди, хәләл канны сөртә... Ул – халкыбыз тормышының бөтен якларыннан: кунак каршылау, илне саклап чит яуларга каршы тору, көрәш бәйрәмнәре, ниһаять, намуслы яшәп дөнья куйган кешене соңгы юлга озату кебек вакыйгалар эченнән уза икән. Һәр очракта катгый бер әхлакый сакчы булып йөри, яхшы белән яманны, хак белән ялганны, тугрылык белән хыянәтне бер-берсеннән килештергесез аерып торучы чик икән. Шигырьдәге бу үзәк образ олы нәтиҗәгә алып килә:

Син бит үзең дә халкымның

Күңеле төсле –

Сөттән сеңгән бер пакьлекнең

Бер көзгесе.

Халык күңеле – ак сөлге, халыкка хас пакьлек – сөт. Шигырьдә халкыбызның Ватан алдында, дөнья каршында пакь намус белән үткән юлы чагыла. Бүтәннәрне җәберләмәгән, үзен дә көче җиткәнчә яклый һәм саклый алган, ил иминлеге хакына меңнәрчә, ун меңнәрчә батыр улларын куя алган, антка тугры халкыбыз күз алдына килә.  

Шагыйрь күп шигырьләрендә үз халкының вәкаләтле илчесе булып фикер йөртә. Ул – халыкның нәрсәгә бай, нәрсәгә мохтаҗ булуын ачык төшенә, йөрәге белән кичерә.  

Ренат Харис шигырьләре кайберәүләргә артык катлаулы булып күренә. Мәктәп программасында аның шигырьләренең урын алмавы, бәлки, шуның белән дә аңлатыладыр. Ләкин игътибар белән укырга тотынсаң, шигырьләрнең гади һәм аңлаешлы, тышкы бизәкләрдән азат булуын күрәсең. Шигырьләрнең эчтәлеген бөтен тирәнлегендә аңлар өчен, аны бер кат түгел, күп мәртәбәләр укырга кирәк.

Ренат Харис шигырьләре – чынлап та тормыш күренешләренең олы мәгънәсен ачучы әсәрләр. Бу иҗат дөньясында фикер һәрвакыт тирәнгә, фәлсәфи катламнарга кереп китә, кеше гомере, аның рухи яшәеше проблемаларына барып чыга. Шагыйрь иҗатының поэзия өчен төп кыйммәте дә шунда: ул бүгенге шигъри сүзнең көчен арттыруга зур өлеш кертә.

Беренче әсәрләреннән үк гади укучыларны да, әдәби җәмәгатьчелекне дә сискәндереп җибәргән Ренат Харис, Роберт Миңнуллин сүзләре белән әйтсәк, бүген дә үз кыйбласына тугры калып иҗат итә, «Мине аңламыйлар» дип тә исе китми. Аны аңлаучылар да, яратучылар да җитәрлек. Ул еллар узган саен фикер ягыннан тирәнәя, шигъри осталык ягыннан үсә генә бара. Р.Харис иҗатыннан башка әдәбиятыбыз шактый көчсезләнеп, төссезләнеп калыр иде. Бай тарихлы, олы шигърияттә генә Ренат Харис төсле шагыйрь була ала!

Категория: Чыгышлар | Өстәде: Х_Сөләйманова (13.04.2011)
Караулар: 9705 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz