Ризаэддин Фәхреддиннең «Адабе тәгълим» хезмәтен укыту-тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән. - Чыгышлар - Тәҗрибә уртаклашу - Мәкаләләр каталогы - Хәнә Сөләйманова
Җомга, 09.12.2016, 08:48
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Тәҗрибә уртаклашу » Чыгышлар

Ризаэддин Фәхреддиннең «Адабе тәгълим» хезмәтен укыту-тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән.

Ризаэддин Фәхреддиннең «Адабе тәгълим» хезмәтен укыту-тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән.

Бүгенге җәмгыятькә фәннәрне яхшы үзләштергән, иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче кешеләр кирәк. Заман мәктәпләр алдына түбәндәге бурычларны куя: катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү. Мәктәп, андагы укыту-тәрбия процессын Риза Фәхреддиннең бүгенге милли мәгариф өчен дә әһәмиятен югалтмаган педагогик хезмәтләреннән башка күз алдына китерү һич тә дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә дә аваздаш.

Риза Фәхреддин – укытучылык һөнәренә гомере буе тугрылыклы булып калган шәхес. Ул педагогиканың нечкәлекләрен шулкадәр тирән белеп, искиткеч күп мәгълүматлар туплап, үзенең актуальлеге белән бүген дә тиңе булмаган һәм һәр укытучының өстәл китабы булырлык бик күп хезмәтләр язган.

Мин, лицей укытучысы, практик укытучы буларак, үз бурычымны укучыларга ана телен өйрәтү, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, рухи яктан бай, милли үзаңлы укучылар тәрбияләүдә дә күрәм. Белем һәм тәрбия эшләрендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен актив кулланам, аны балалар күңеленә җиткерүгә үз өлешемне кертәм. Галим хезмәтләре - һәрвакыт минем өчен алыштыргысыз хәзинә.

Безнең лицейда балаларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләүгә зур урын бирелә. Бигрәк тә Р. Фәхреддин мирасын өйрәнү һәм аны укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану системага салынган. Эшебездә Р. Фәхреддиннең «Адабе тәгълим» («Укыту кагыйдәләре») китабы төп кулланма булып тора, дисәм дә, ялгыш булмастыр.

Галим бу зур күләмле җитди фәнни хезмәтендә мәктәпләрнең эшен яхшырту юнәлешендә зур үзгәрешләр, яңалыклар кертү турында эшлекле тәкъдимнәр күтәрә. Китапның беренче бүлеге «Гыйлем. Мөгаллим, Тәрбия» дип исемләнгән. Монда укучы балаларның иң изге һәм олы вазифалары – гыйлем үзләштерү, ә аларны гыйлем белән тәрбияләү – мөгаллимнәрнең, ягъни укытучыларның, бурычы икәнлеге аңлатыла. «Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр», – ди Р. Фәхреддин. Һәм шунда ук: «Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр. Укытучының тагын шундые да булыр, туфрак булачак бер баланы алтын итә белер,» – дип тә өстәп куя. Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга, дәресләрен ничек укытырга һәм аның вазифалары нидән гыйбарәт булырга тиеш – укытучының вазифалары бу китапта төгәл язылган. Ризаэддин Фәхреддин укытучыларга карата куела торган унөч вазифага туктала. Китапта бирелгән бу вазифалар миңа даими рәвештә үз өстемдә эшләргә, балаларга тәрбия бирүдә һәм әти-әниләр белән эштә төп этәргеч булып торалар.

Р. Фәхреддинең «Адабе тәгълим» китабындагы укытучыга куйган таләпләрнең иң беренчесе – беренче вазифа «Холык һәм гамәл» дип атала. Чыннан да, гүзәл холыкка ия булган мөгаллимнең генә үз укучыларында да гүзәл холык тәрбияли алуы бәхәссез. «Бер укытучының сөйләгән сүзен үзенең кылган гамәле ялганга чыгарса, ул укытучының сүзе һичбер баланың колагына кермәс, керсә дә - тормас,» – дип язган Р. Фәхреддин. Укытучы яки тәрбияченең гамәле аның холкы белән тәңгәл килгәндә генә гамәл нәтиҗәле була. Бу урында 8 нче сыйныф укучысының иншасыннан өзек китерү бик урынлы булыр дип саныйм. «Мәктәбебездә минем иң яраткан укытучым – физик культура укытучысы Рәсим абый. Ул тәмәке тартмый, аракы эчми. Спорт белән чын дус ул, шәһәркүләм ярышларда һәрвакыт призлы урыннар яулый. Без дә аның кебек спортны яратырга өйрәнәбез...» Бу юллардан укытучының сүзе түгел, ә кылган гамәлләренең укучы өчен үрнәк-күчергеч икәнлеге ачык күренә. Без үзебезнең холык һәм гамәлләребезнең тулы чагылышын укучыларыбызда күрәбез. Һәрбер укучыга олы шәхес итеп караганда гына эшнең нәтиҗәсе дә яхшы була, минемчә. Безнең 79 нчы лицей – 7нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр бары тик ир егетләрне генә тәрбияли торган уку йорты һәм анда, нигездә, педагоглар да ир егетләр. Бездә эшләгән ир-егетләр – начар гадәтләрдән азат булган, һәрвакыт үзенең белемен күтәрү өстендә эшли торган һәм яхшы тәрбия алган шәхесләр. Халык сүзләре белән әйтсәк, бары тик ут кына ут кабыза ала, яки шәхес кенә шәхес тәрбияли ала. Философлар сүзе белән әйткәндә: «Күңелеңдә нәрсә, тышыңда шул чагыла; тышыңда нәрсә, эчеңдә дә шул икәнлеге аңлашыла». Бөтен рухында, күңелендә матур гамәлләре булган укытучылар гына безнең укучыларга үрнәк-күчергеч булып тора. Шулай ук мин үзем дә һәр гамәлемнең, әйткән сүзләремнең эшем белән тәңгәл булуына ирешергә һәм укучыларымда да шуңа омтылыш тәрбияләргә тырышам. Лицеебыздагы инде тиздән олы тормыш юлына чыгарга әзерләнүче 11 нче сыйныф укучыларына карыйм да аларда гүзәл холыкка ия җитәкчеләребез, укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребезнең чагылышын күрәм. Димәк, «Әдәбе тәгълим»гә нигезләнгән укыту-тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәле булган.

Риза Фәхреддин, укытучының икенче вазифасы итеп, «Белемнәр һәм булдыклылык»ны күрсәтә. «Укытучының тиеш булачак белемнәрне белүе, укытучылык итәргә кулыннан килүе, булдыклылыгы тагын да күбрәк тиештер», – дип яза ул. Чыннан да, укытучының төпле белемнәргә ия булуы, аны дөрес итеп җиткерә белүе, укучыларның өзлексез фән үрләрен яулавында күренә. Ел саен укучыларыбыз фән олимпиадаларында, бердәм дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп киләләр.»Бала - өстенә һәртөрле бизәк төшерү мөмкин булган бәһале җәүһәр, яки һәрнәрсәне язарга яхшы булган ак кәгазьдер ... әгәр файдасыз бизәк белән мәгънәсез язу язылса, әлбәттә бизәкче белән язучы гаепле булыр» – ди галим. Белем һәм тәрбия бирү шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кебек изге төшенчәләргә нигезләнгәндә генә аның яхшы нәтиҗәләр бирүендә шик юк.

Риза Фәхреддинов алдагы вазифаларда бер-бер артлы ихласлылык, дикъкатьлелек, тырышлык, теләктәшлек, хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, дөреслек, игътибар һәм белем алуга кызыксыну тәрбияләүне күрсәтә. Ул укучы баланың һәрьяктан камил шәхес булып җитешүе өчен, бөтен җаваплылыкны укытучыга йөкли һәм болай ди: «Шәкерт ничек кенә яшь булса да, ул мәгърифәт үзләштерергә сәләтле булыр, фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы адәм булу ихтималы

барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр».

Галимнең укытучыга карата язган таләпләрен белгән һәм төгәл үтәгән хәлдә, укыту-тәрбия эшчәнлеген аның үз әсәрләре, алардагы кыйммәтле фикерләр үрнәгендә оештыру тагын да отышлы, дип саныйм мин.

Риза Фәхреддин иҗаты, аның «Әсма, яки гамәл вә җәза» романы 9нчы сыйныфта өйрәнелә. Язучының иҗатын өйрәнү алдыннан ел саен бу сыйныф укучыларын Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Р. Фәхреддин музеена экскурсиягә алып бару гадәткә кергән. Анда булган һәр бала үзенең үткән тарихына күз салып, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, рухи байлык алып кайта. Дәресләрдә Риза Фәхреддин шәхесенең үзенчәлекләрен, аның кешелек сыйфатларын ачу бик тә отышлы, дип исәплим. Шулай ук галимнең акыл хәзинәсен һәр сыйныфта төрле чор әдәбиятын өйрәнгәндә дә файдаланып була. Мәсәлән, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры әдәбиятларын өйрәнгәндә аның «Казан ханнары», «Болгар тарихы» кебек әсәрләре аша укучыларда үткәнебез турында ачык күзаллау формалаша, милли горурлык хисләре уяна.

Сыйныфтан тыш уку дәресләре исәбенә Р. Фәхреддин иҗатын укучыларга тагы да тирәнрәк өйрәтергә тырышам. Төрле әхлак проблемаларын яктырткан әсәрләрне укыганнан соң, фикер алышу өчен нәсыйхәтләрдән өзекләр китерелә.

«Ризаэддин – бер камил зат», «Р. Фәхреддин – тарихчы», «Р. Фәхреддин – энциклопедист галим» кебек темаларга үткәрелгән конференцияләр, дәрес-семинарлар, дәрес-экскурсияләр, төрле темаларга диспутлар, искә алу кичәләре укучыларда халкыбыз тарихы белән кызыксыну уята. Укучылар үзләре дә теләп катнашалар, мондый чаралар аларны эзләнергә, күбрәк укырга рухландыра.

Лицеебызда балаларның иҗади сәләтләрен үстерү юлларының берсе – аларны төрле бәйгеләргә тарту, фәнни-эзләнү эшләренә өйрәтү. Укучыларыбыз ел саен үз эшләре белән «Без тарихта эзлебез», «Болгар илем – гүзәл җирем» шәһәркүләм программаларында һәм төрле республикакүләм конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясыйлар. Укучыларыбыз гыйлемнең әһәмиятен аңлап, тырышып укыйлар. Ә бу үз чиратында мөгаллим эшенең күркәм нәтиҗәсе булып тора. Бу урында Р. Фәхреддиннең түбәндәге сүзләрен китерәсе килә: «Игътибар белән тәрбияләнгән шәкерт надан калмаячагы кебек, чәчкән орлыкларыннан үсә торган игеннәрне күреп укытучы да шатланыр...» Алтынчы вазифасында тагын: «Шәкертләре өчен һәрвакытта хәерхаһлык, ягъни теләктәшлек, дөнья һәм ахирәттә бәхет ияләре булулары өчен Аллаһы Тәгаләдән ялвару һәм күңел зарыгып көтеп тору – укытучыларның мактаулы бер вазифаларыдыр», – ди.

Укытучыларга һәм укучыларга бар ихласларын биреп эшләү өчен лицеебызда барлык шартлар да тудырылган. Бөтен таләпләргә туры китереп җиһазланган ике татар теле һәм әдәбияты кабинеты эшләп килә. Кабинетта Риза Фәхреддин почмагы булдырылган. Анда галимнең әсәрләре, үзе турында хезмәтләр тупланган. Ул даими тулыландырыла һәм дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда кулланыла. Укытучылар, укучылар, ата-аналар өчен лицей сайтының татар теле һәм әдәбияты битендә дә Р. Фәхретдин мирасына кагылышлы шактый күп мәгълүмат урнаштырылган. Анда алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсеннән үрнәкләр дә, Риза Фәхреддин нәсыйхәтләрен дә, әсәрләренең электрон басмаларын да табарга була.

«...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», – дип язган Р. Фәхреддин. Мин дә үземнең хезмәтемдә А. Г. Яхин төзегән үстерелешле укытуга нигезләнәгән альтернатив дәреслекләр һәм программаларны кулланам. Әсәрләр анализлаганда Р. Фәхреддин хезмәтләрен куллану да нәтиҗәле. Мәсәлән, «Әтиләргә мәхәббәт» һәм «Әниләргә мәхәббәт» темаларын үткәндә, «Туганнар», «Ата-ана», «Кардәшләр» үгет-нәсихәтләреннән өзекләр китерәм. Бу программа минем үземә укытучы буларак та үсәргә ярдәм итә. Мин укучыларымның актив эшчәнлеген оештыручы да, аларга юнәлеш бирүче дә, рухландыручы һәм таләп итүче дә булырга тиешмен. Дәресләрнең үзәгендә белем һәм күнекмә бирүдән дә бигрәк, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, автор фикерен аңларга өйрәнү ята. Балаларның үз фикерләрен әйтү белән бергә, аны дәлилләп тә күрсәтә алулары алга укучының ышанычын арттыруда әһәмиятле, дип саныйм.

Белемле кеше тәрбияле дә, тәрбиясез дә булырга мөмкин. Ә тәрбияле кеше, әлбәттә, һәрдаим үз белемен күтәрү өстендә эшләячәк. Укытуның нигезе – тәрбия. Тәрбия эшенең камиллеккә ирешү икәнен күрсәтеп, Р. Фәхреддин түбәндәге сүзләрне китерә: «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс». Укытучы дәрес алып баручы гына түгел, ул тәрбияче, сыйныф җитәкчесе дә. Сыйныфтан тыш үткәрелгән һәр чара: төрле кичәләр, очрашулар, экскурсияләр – барысы да әхлак, тәрбия дәресләре ул. Бу өлкәдә дә мөгаллимнең осталыгы, камиллеге ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлегенә басым ясап, Р. Фәхреддинов болай ди: «Йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән игътибарын, белемнәрен һәм тырышлыгын эш кагыйдәсе иткән укытучылар бу вазифаны кимчелексез үти белерләр.» Балалар тәрбияләү – гаиләнең төп бурычы. Һәр ата-ана үз баласының эш сөючән, белемле, ихтирамлы, кешелекле, итагатьле булуын тели. Алар үзләренең шәхси үрнәкләре белән балаларының мәхәббәтен яулый. Шуның өчен дә ата-аналарның үзләре белән тәрбия эшләре алып бару да бик кирәкле эш. Р. Фәхреддин кешене кеше итеп күрсәтүче иң күркәм сыйфат булган гүзәл холыкны атый. Моңа ирешү өчен баланы бишектән үк тәрбияләргә кирәк дигән карашта тора һәм иң беренче ата-ананы тәрбияләүгә әһәмият бирә. Бер-бер артлы үзенең «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле ана»һ.б хезмәтләрен яза. Ата-аналар җыелышларында аның бу хезмәтләреннән укылган өзекләр бер генә ата-ананы да битараф калдырмый. Әти-әниләр белән бергәләп төрле кызыклы чаралар оештырып, киңәшеп-аңлашып эшлибез. Шул рәвешле, укытучы-тәрбияче һәм ата-ана хезмәттәшлегенә корылган тәрбия тагы да нәтиҗәле була.

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен, аның «Адабе тәгълим» педагогик китабын куллану – киләчәк буынны шәхес итеп тәрбияләүдә отышлы чара. Быелгы Укытучылар елында Ризаэддин Фәхреддиннең укыту, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре тагы да актуаль төс ала. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.


Категория: Чыгышлар | Өстәде: Х_Сөләйманова (13.04.2011)
Караулар: 3637 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2016
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz