Җомга, 26.04.2024, 23:46
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Тәҗрибә уртаклашу » Чыгышлар

Татар әдәбиятын А.Г. Яхин системасы нигезендә укыту үзенчәлекләре.

Татар әдәбиятын А.Г.Яхин системасы нигезендә укыту

үзенчәлекләре.

Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту прцессы һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Бер яктан, педагогика өлкәсендә эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик идеяләре, икенче яктан, укытучыларның практик эшчәнлекләре нигезендә методик принциплар, методлар, формалар, алымнар камилләшә, үстерелә, яңалары барлыкка килә.

Бүгенгене, үткәнебезне, шул исәптән әдәби мирасны яңача бәяләү, аңлату кирәклеге татар әдәбиятын укытуны яңа нигезләргә кору ихтыяҗын тудырды. Хәзерге вакытта гамәлдә булган программалар һәм дәреслекләр даими рәвештә яңартылалар, камилләштереләләр.

Татар әдәбиятын укытуда хәзер А.Г.Әхмәдуллин җитәкчелегендә төзелгән әдәбият дәреслекләре һәм программаларыннан тыш А.Г.Яхин төзегән альтер-натив дәреслекләр һәм программа да кулланыла. Миндә дә А.Г.Яхин програм­масы һәм дәреслекләренә кызыксыну уянды. Билгеле, Альберт абыйның лек­цияләрен тыңлау да моңа этәргеч булгандыр.

Мин 1994-1995 нче уку елыннан башлап Альберт Яхин программасы белән дә укытам. Әлеге программа турында вакытлы матбугат битләрендә дә хәбәр­ләр еш күренгәләде. Каршылыклы фикерләрне укырга да, ишетергә дә туры килде. Кемнәргәдер ул ошамый: имеш, ул көчле укучыларга гына исәпләнгән, кайберәүләр исә мактый-мактый шуннан файдаланалар. Программа белән укыткан еллар нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә соң?

Чыннан да, А.Г.Яхинның программасы һәм дәреслекләре бик үзенчәлекле. Гамәлдәге программалардан ул үзенең концепциясе һәм укыту алымнары белән нык аерылып тора. Программада укучыларны аерым әсәргә, язучы иҗатына һәм чорга үзлегеннән анализ ясарга өйрәтү беренче планга куела. Әдәби әсәрне яңача анализлау алымнары, беренче чиратта, укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерә, баланы дәрес буе уйланырга, эзләнергә, үзе тапкан җавапның дөреслеген исбатларга өйрәтә. Дәреслектә һәр әсәрдән соң сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителә. Шушы сорау һәм биремнәргә җавап биреп укучы үзе нәтиҗәгә килә. Шунысы әһәмиятле: дөрес җавап берәү генә булмый, ягъни берничә җавап берьюлы дөрес булырга мөмкин. Шул рәвешле дәрестә укытучының төп эше укучылар белән иҗади әңгәмә үткәрүгә, ә укучыларның эшчәнлеге китапка язылганнарны кабат сөйләү түгел, ә үзе уйлап, үзе исбат итеп, үзе нәтиҗә ясауга кайтып кала. Укучылар татар әдәбиятын зур кысыксыну белән өйрәнәләр, уйлый, эзләнә, үз фикерләрен әйтә беләләр. Бу укучыларның иҗади язма эшләрендә дә күренә. Һәр өйрәнелгән әсәрне анализлаганнан соң укучылар үз фикерләрен, нәтиҗәне һәм тормыш вакыйгаларын бәйләп, инша язалар. Бу иҗади эшләрендә укучылар үз фикерләрен курыкмыйча, мөстәкыйль, образлы итеп әйтергә өйрәнәләр. Һәм һәр укучының язмасы иҗади, үзенчәлекле булуы белән аерылып тора, эшләр беркайчан да берсен-берсе кабатламый.

Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра, һәр дәрескә җентекле әзерлек сорый. Укытучы җавапларга бәя бирә, укучыларга ярдәм итә. Һәр дәрестә укучы белән бергә укытучы да мөстәкыйль уйлый, өйрәнә.

Традицион программадан аермалы буларак, әдәбият теориясе алдан бирелә һәм әдәби әсәрнең эчтәлеген анализлаганда бергә өйрәнеп барыла. Мәсәлән, мәгънә - әйбернең безгә кирәкле ягы, идея - язучының теләге, характер -кешенең даими гадәтләре, образ - күз алдына китерерлек җанлы характер һ.б. Бу - укучыларга аңлап, әсәргә кереп китәргә мөмкинлек тудыра.

5, 6 нчы классларда укучылар кечкенә күләмле әсәрләр өстендә анализ ясарга өйрәнәләр. Кемгәдер, нәрсәгәдер бәя биргәндә, чагыштырасың, бер-берсенә каршы куясың. Әдәби әсәрдә дә нәкъ шулай бит. Әдип, шагыйрь үзенең әйтергә теләгән фикерен укучысына җиткерү өчен чагыштырып карый, каршы куя, яки бер үк нәрсәне кабатлый. Чагыштыру, каршылык, кабатлау, сыйфат дәрәҗәсе, метафора, мәгънә - бәя бирү алымнары. Алар белән без 5 нче класста ук танышабыз. Ә 6 нчы класста анализ ысуллары беркадәр катлаулана, конкретлаша, һәр әдәби төрнең үзенә хас төзелеше бар. Шуннан чыгып, әдәби төрләргә анализ ясау үзенчәлекләре 4 бүлеккә бүлеп өйрәнелә дә: тезмә әсәрләр, чәчмә әсәрләр, драма әсәрләре, юмористик һәм сатирик әсәрләр.

Тезмә әсәрләрдән - лирик шигырьләрдә үзәктә хис ята. Хиснең сәбәбен, дәрәҗәсен, юану өлешен табу аша - эчтәлеккә киләбез. Чәчмә әсәрләрдә вакыйгаларны табу, охшашларын берләштерү - гомумиләштерү аша гына эчтәлекне ачып була. Ә драма әсәрләренең үзәгендә һәрвакыт конфликт ята. Ул эчке конфликт та, тышкы конфликт та булырга мөмкин. Драма әсәрләрендә каршы якларны өйрәнү, алар арасында бәйләнеш табу әһәмиятле. Юмористик һәм сатирик әсәрләрдә дә каршылык үзәккә куелган була. Автор мактаган булып көлә, тәнкыйтьли, баштагы фикере эченә тагын берне салып куйган була.

Һәр әдәби төргә башта анализ үрнәкләре бирелә. Шулар аша үзенчәлекләр белән танышкач кына сорау һәм биремнәргә, укытучының юнәлеш бирүенә таянып укучылар башка әсәрләрне үзләре анализлый. Дәресләрдә укучыларның барысы да эшли, кул күтәреп җавап бирмәгән, уйламаган укучы калмый. 7,8 нче классларда әкренләп башта язучылар иҗаты бөтен бер күренеш буларак өйрәнелә, иҗат бөтенлеге уртак темаларында, проблемаларында, идеяләрендә табыла. Берничә әсәрен анализлап, охшашлыкларны табу аша язучы стиленә бәя бирелә. Ә 9 нчы класстан башлап, традицион программадагы кебек, әдәбият тарихы өйрәнелә башлый. Язучыларның иҗатларын чагыштыру аша гына чорлар арасындагы бәйләнешләр табыла.

Укучылар өчен әдәбият һәм хрестоматия бер китап итеп чыгарылган һәм, минемчә, алар укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, бик уңышлы төзелгәннәр. Һәр әсәрнең дә төзелеше бар. Автор әнә шул төзелешне саклаган. Эчтәлекне аңлауга кыенлык килмәслек итеп кыскартылып, ягъни кирәкмәгән җөмләләрне генә төшереп калдырып, сюжеты да, конфликты да югалмыйча, шактый зур күләмле әсәрләр дә дәреслекләрдә урын алган. Әсәрләр мавыктыргыч, уку өчен җиңел, һәм иң мөһиме - программага кертелгән әдәби әсәрләрнең барысында да гасырлар буе үзгәрмичә килә торган гомумкешелек кыйммәтләре үзәккә куелган. Барлык әсәрләр дә гаделлек, гаделсезлек, игелеклелек, кешенең хисләре турында. Бу программа буенча укытылган һәр дәресне игелеклелек дәресе дияр идем мин. Аларда укучы әйбәт булырга өйрәнә, яхшылык эшләргә кирәклеген күңеле белән тоя, җаны кабул итә. Программа хис-тойгыларга мөрәҗәгать итүне, шулар аша тәрбияләүне үзәккә куя. Шул рәвешле, бу программаның белем, тәрбия бирү җәһәтеннән әһәмияте зур.

Автор тарафыннан укытучылар өчен һәр класска кулланма-китап та төзелгән. Аларда дәресләр темалап бүленгән, дәрес тәртибе күрсәтелгән. Әмма автор дәресне нәкъ күрсәтелгәнчә үткәрүне мәҗбүри итеп куймый. Укытучы теге яки бу дәресне үзенчә, кирәк санаганча үткәрә ала. Кулланмада үрнәк инша һәм мөстәкыйль эш темалары бирелгән. Ярдәм йөзеннән бирем һәм сорауларга җаваплар урын алган. Мондый кулланмалар булу укытучының эшен күпкә җиңеләйтә.

Йомгаклап әйткәндә, А.Г.Яхин программасы белән эшләгәндә дәрестә һәр укучы актив катнаша, үзен шәхес итеп тоя, аңарда үз көченә ышаныч арта. Балалар үзләрен герой урынына куялар, хәзерге көнгә күчерәләр, тормыш белән бәйләп карыйлар.

Бу программа минем үземә укытучы буларак та үсәргә ярдәм итә. Мин укучыларымның актив эшчәнлеген оештыручы да, аларга юнәлеш бирүче дә, рухландыручы һәм таләп итүче дә булырга тиешмен. Дәресләрнең үзәгендә белем һәм күнекмә бирүдән дә бигрәк, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, автор фикерен аңларга өйрәнү ятарга тиеш. Әсәр сюжетын һәркем истә калдырсын өчен, кайбер урыннары кат-кат укыла. Балаларның үз фикерләрен әйтү белән бергә, аны дәлилләп тә күрсәтә алулары алга укучының ышанычын арттыруда әһәмиятле дип саныйм.

Мин дәресләрне филология фәннәре докторы, профессор А.Г.Әхмәдуллин төзегән программа белән дә укытам (9-11 классларда). Бу фикеремә ачыклык кертеп шуны әйтәсем килә: А.Г.Яхин программасы белән бер классны 5 нче класстан алып 11 нче класска кадәр чыгару укучыларны татар әдәбиятыннан олимпиадаларга әзерләгәндә бераз кыенлыклар тудырды. Чөнки бу программада традицион программада булган күп әсәрләр юк. Ә андый әсәрләр һәм язучы иҗаты буенча сораулар олимпиадаларда була. Шунлыктан соңгы берничә елда мин 5 - 8 классларда А.Г.Яхин программасы буенча укытам да ( ә бу елларда укучылар төрле жанрдагы әсәрләрне анализлау, язучы стиленә бәя бирү алымнары белән танышып бетәләр, курыкмыйча үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр) 9 нчы класстан - әдәбият тарихы өйрәнелә башлагач - төп программага күчәм. Ике программада да булган әсәрләрне А.Г.Яхин программасы буенча, булмаганнарын да шул анализ алымнарын кулланып өйрәнәбез. Төп программада да укучыларда мөстәкыйльлекне, иҗадилыкны үстерү, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү үзәккә куелган. Һәр программага берсеннән-берсе матур әсәрләр кертелгән. Шуңа күрә алга таба да һәр ике төр дәреслек тә басылсын, кайсы белән эшләү - укытучы ихтыярында калсын иде.

Категория: Чыгышлар | Өстәде: Х_Сөләйманова (13.04.2011)
Караулар: 3852 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz