«Иделнең дә бар бит үз язмышы, Иделнең дә бар бит үз юлы…» - дигән темага сочинение язарга әзерләнү - Дәрес эшкәртмәләре - Тәҗрибә уртаклашу - Мәкаләләр каталогы - Хәнә Сөләйманова
Сишәмбе, 06.12.2016, 19:00
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Тәҗрибә уртаклашу » Дәрес эшкәртмәләре

«Иделнең дә бар бит үз язмышы, Иделнең дә бар бит үз юлы…» - дигән темага сочинение язарга әзерләнү

Тема:    «Иделнең дә бар бит үз язмышы, Иделнең дә бар бит үз юлы…» - дигән темага сочинение язарга әзерләнү

Максат: Балаларның телдән һәм язма бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; белемнәрен тирәнәйтү; туган якның изгелеген тоя, аңлый белү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Көнчыгыш Европа картасы, открыткалар, рәсемнәр, магнитофон, проигрыватель, шигырьләр.

                                                           Дәрес барышы:

- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Хәзер сез магнитофон язмасында бер җыр тыңларсыз. Ул җыр ничек атала?

«Ләйсән» балалар җыр ансамбле башкаруында«Идел вальсы» (Г.Ильясов көе, Мәхмүт Хөсәен сүзләре) тыңлана.

- Идел. Халкыбызның моңнарын да, сагышын да чагылдыра бу елга. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы да Идел елгасы белән бәйле.

 «Иделнең дә бар бит үз язмышы,

Иделнең дә бар бит үз юлы», - дип атала. Безнең бүген шушы темага сочинение язу өчен әзерлек дәресе. Сочинениедә без өйрәнгән кушма җөмлә төрләренең дә кулланылуы шарт булып тора. Искә төшереп китик әле:

1)    Нинди җөмлә ул кушма җөмлә? Кушма җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?

2)    Нәрсәдән чыгып кушма җөмләләрне тезмә һәм иярченле кушма җөмләләргә бүлеп йөртәләр?

3)    Нинди җөмлә ул синтетик иярченле кушма җөмлә?

4)    Нинди җөмлә ул аналитик иярченле кушма җөмлә?

5)    Синтетик чараларга нәрсәләр керә?

6)    Аналитик чараларга нәрсәләр керә?

- Укучылар сезгә җөмләләр бирелгән. Белемнәрегезгә таянып, хәзер шул җөмләләрне тикшереп китик. (Һәр җөмлә укып аңлатыла, схемасын бер укучы тактада, калганнар дәфтәрдә эшли).

«Кар баскан Идел бик юаш, бик сабыр, көчсез кебек күренә. Аннары килә шундый бер көн: Идел, ярларына сыеша алмыйча, үзәннәрне су астында калдырып, диңгез кебек җәелеп, тәкъдирендә күрелмәгән бер көч һәм дәһшәт белән ташып ага башлый. Салмак тирбәлешеп, бер-берсен куышкан салкын дулкыннар астында нинди генә серләр юктыр, чөнки Идел төпкелләре, аның караңгы чоңгыллары кеше күзеннән яшерен, нәмәгълүм. Чал Иделнең кеше газапларында гаме юк: ул, ярларын тутырып, ерак-ераклардагы диңгез белән кавышырга ашыккандай, түбәнгә ургыла да ургыла. Каеклардагы ирләрнең йөзләре кырыс, ә күзләре су өстендәге дулкыннарны күзәтә. Идел суы Каманыкыдай кызгылт-болганчык түгел, шунлыктан Идел бөтен күренеше, әтрафы белән ничектер яктырак та, иркенрәк тә сыман. Көнчыгыштан күтәрелгән кояшның беренче нурлары Идел өстендә җемелди.»

 

Сүзлек эше: (Берничә укучы сүзлекләрдән сүзләрнең мәгънәләрен карый, калганнар әйтелеш белән язылышның туры килмәгән очракларын аңлатырга әзерләнә. Сүзләрнең мәгънәләре дәфтәрләргә языла.)

Тәкъдир – язмыш.

Нәмәгълүм – билгеле түгел.

Төпкел – тирән суның төбе. (Диалекталь сүз)

Чоңгыл – елгадагы бик тирән урын.

- Тәкъдир, нәмәгълүм сүзләрендә авазлар һәм хәрефләр саны туры килми. Ъ – к,г хәрефләренең калын укылышын белдереп килгән, бу сүзләр икесе дә гарәп теленнән кергән алынма сүзләр.

- Төпкел, чоңгыл сүзләрендә дә әйтелеш белән язылыш туры килми.Ни өчен?

- (2 нче иҗектә [о,ө] авазлары ишетелсә дә, ы, е хәрефләре языла.)

Чал – күч.шигъ.: Карт, борынгы, бик күптәнге, озын тарихлы.

Гаме юк – уйламый да, исе дә китми, игътибар да итми. Тамыры – гамь, сузыкка башланган кушымча ялганганда, ь төшеп кала.

Каек – агачны чокып ясаган көймә. Хәзер кулланылышта юк, искергән сүз.

Әтрафы – тирә-як, әйләнә-тирә. Бу да искергән сүз, ул гарәп алынмасы, шунлыктан сингармонизмга буйсынмый.

(Соңгы җөмлә җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре ягыннан тикшерелә).

 

- Ә хәзер, укучылар, Идел елгасына читтән торып сәяхәткә кузгалырбыз. Безнең бу сәяхәт вакыт буенча да, Идел елгасының агышы буенча да булыр, елганың үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында да сүз йөртербез. Сәяхәткә чыгарга билет алу өчен сезгә бер сынау үтәргә кирәк.

Халкыбызның бөтен яшәеше Идел елгасы белән бәйле булган. Идел образы халык авыз иҗаты әсәрләренә дә килеп кергән. Мин сезгә төрле чорда туган мәкальләр һәм әйтемнәрнең 2 нче яртысын өләштем. Мин башын укыйм, һәркем үзендәге мәкальнең 1 нче өлешен танып алырга тиеш. Мәкальләр:

Идел суын бер эчкән йәнә бер эчми калмас. Ил купса, Идел кубар, авыл купса, давыл кубар. Идел судан туймас, адәм гомердән туймас. Идел суы бал булса да, илгә җитмәс. Идел кичми ил булмас, куркак егет ир булмас. Илгә таянган Иделне кичәр. Кеше артыннан йөрсәң, Иделгә төшәрсең. Ил көче – Идел көче. Идел суы иркен су, ил эчкәнгә кимеми. Идел бер, чишмәсе мең. Идел башыннан болгана, тамагыннан тона. Идел суы да барып алмыйча килми.Илгә сыймаган баш - Иделгә баткан таш. Идел йорт - имин йорт. Идел буе - бәрәкәтле җир. Идел янына барсаң, итек чылана.

- Сынауны барыгыз да уңышлы үттегез. Безне зур ачышлар көтә.

Идел турында сүз алып барганда, төрле яклап мәгълүмат китерергә була. Шуңа күрә безнең экскурсоводлар да төрле өлкәгә караган: географлар, эколог, тарихчы, әдәбият галиме, сәнгать белгече. Ә сез, укучылар, кызыксынучан сәяхәтчеләр буларак, алдыгыздагы карталарга әһәмиятле фикерләрне теркәп барырсыз. Ул мәгълүматлар безгә алга таба кирәк булачак. Башта географны тыңларбыз. (1 укучы Идел елгасының урнашкан урыны, үзенчәлекләре турында сөйли. Икенче укучы Ш.Галиевнең «Атлап чыктым Иделне» шигырен сөйли).

- Кечкенә генә инеш нинди зур, тирән, гайрәтле Идел дәрьясына әйләнгән икән. Ә хәзер Идел елгасының халык хуҗалыгындагы әһәмияте турында тыңларбыз.

(Бер укучы Идел елгасының экономикасы турында сөйли).

-  Күргәнебезчә, Идел елгасы Татарстанда гына түгел, Көнчыгыш Европада иң мөһим су юлы һәм иң зур төче су запасы булып тора. Ә аның экологик халәте бүгенге көндә ниндирәк икән? Экологка сүз бирик әле. (1 укучы сөйли).

-  Уйнап сикерешми балыклар да,

   Төптә алар, елга комында.

   Идел өстен каплап мазут ага,

   Кер чайкамый кызлар суында.

Экологның чыгышында һәркемне уйландырырлык саннар ишеттек. Туган табигатебезнең язмышына без беребез дә битараф булырга тиеш түгел. Идел – тереклек чыганагы буларак, бу төбәктә яшәүче һәркем өчен кадерле елга. Аның иминлеген, киләчәктә дә мул сулы, саф елга булуын тәэмин итү өчен көрәшергә кирәк.

Чал Идел – тарихи елга. Халкыбыз тарихында да аның үз урыны бар. Ә хәзер тарихчыны тыңлап китик әле. (1 укучы сөйли).

- Гасырлар буена Идел елгасы халкыбызның тарихи юлдашы, тормышының терәге булган. Иделнең әһәмиятен борынгы бабаларыбыз бик яхшы белгән бит. Елгага зыян китермичә, рәхәтен күреп яши белгән. Тарихи гына түгел, Идел елгасы – хал-кыбызның рухи юлдашы да булган. Әдәбият галиме чыгышы. (1укучы сөйли, икенче укучы А.Лотфуллинаның «Иделгә» шигырен сөйли)

- Идел елгасының матурлыгын язучыларыбызның шигъри йөрәге тагы да матурлата, тагы да ача төшә. Язучыларны гына түгел, рәссамнарны, композиторларны да Идел иҗатка рухландырган, илһам биргән. Сәнгать белгечләре чыгышы. (1 укучы рәсем сәнгатендә, 2 нче укучы музыкада Идел образы турында сөйли. «Иделгә сәлам» җыры (Л.Шагыйрҗан сүзл., Л.Батыр-Болгари муз.) тыңлана.

- Табигать – бөек художник ул! Әгәр дә тормышыбызны бизәүче, тормышыбызга гына түгел, ә рухи дөньябызга да ямь өстәүче табигать булмаса, яшәү бик күңелсез булыр иде, кеше күңеле гел тупаслана, мүкләнә, картая барыр иде.

Укучылар, безнең сәяхәтебез тәмамланды. Сез ул сәяхәттән күп кенә мәгълүмат багажы тупладыгыз. Аның бер өлеше сезнең картагызда да бирелгән. Шундагы сүзтезмәләрне файдаланып, Иделнең географиясе, матурлыгы, экономикасы турында җөмләләр төзеп карыйк әле. (Укучылар җөмләләр төзи).

- Укучылар, бу дәрес сездә нинди хисләр уятты?

- Без сезнең белән бүгенге дәрестә иярченле кушма җөмләләрне тикшерү үзенчәлекләрен искә төшердек. Иң мөһиме, Идел елгасы турында география, тарих, әдәбият, музыка, рәсем дәресләрендә өйрәнгәннәрне тагын бер кат яңарттык. Бүгенге дәрестә без Иделнең чыннан да бөек елга, «шәхес елга» икәнен күрдек. Иптәшләрегезнең чыгышлары сезне уйландырырга тиеш. Иделнең язмышы, безнең җиребезнең язмышы, киләчәгебезнең язмышы безнең үзебезгә бәйләнгән. Һәркем уйланырга тиеш.

              Уйлан, кеше, туган туфрагыңа

              Бурычлы син гомерең буена.

              Көчең җиткән кадәр бизә Җирне

              Һәм төкермә эчкән суыңа!

Дәрестә җавап биргән укучыларга билгеләр куела. Өйгә эш:

«Иделнең дә бар бит үз язмышы,

Иделнең дә бар бит үз юлы», - дигән темага сочинение язып килергә.

 

 

Категория: Дәрес эшкәртмәләре | Өстәде: Х_Сөләйманова (27.06.2011)
Караулар: 3750 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2016
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz