Җомга, 26.04.2024, 20:42
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Тәҗрибә уртаклашу » Дәрес эшкәртмәләре

Язучы иҗатының үзенчәлеге. Шәриф Камалның “Әүвәл-әүвәл заманда” хикәясе.
Тема: Язучы иҗатының үзенчәлеге. Шәриф Камалның "Әүвәл-әүвәл заманда” хикәясе.
Максат. 1. Шәриф Камалның тормыш юлы белән танышу.
2. "Әүвәл-әүвәл заманда” әсәрен анализлау аша язучы иҗатының үзенчәлеген табу.
3. Укучыларның иҗади фикерләүләренә уңай йогынты ясау. Бәхет төшенчәсенә бергәләп аңлатма бирү.
Җиһазлау: Ш.Камалның портреты, китаплар күргәзмәсе, язучының тормыш юлын чагылдырган презентация, әсәрнең анализ этапларын чагылдырган презентация, инт.такта, компьютер.
                                                                Дәрес барышы
I. Актуальләштерү (белем тигезләү).
1. Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.
- Кем иҗатын өйрәндек? Сезгә Ш.Бабич шигырьләре ошыймы? Ни өчен?
2. Ш.Бабичның "Кышкы юл” шигырен берничә укучыдан яттан сөйләтү. Ш.Бабич иҗатын йомгаклау.
- Укучылар, Ш.Бабич иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә?
- ( Ш.Бабичның лирик герое тормыш авырлыкларына үз күңелендәге шатлык хисләре белән каршы тора. Язучының шигырьләрендәге хәсрәт сәбәбе булган тормыш авырлыгы үзгәрми. Ә шатлык сәбәпләре төрле. Күбесен ул үзе уйлап чыгара. Шигырьләрдә лирик герой әле җирдән качып күккә аша, әле табигать матурлыгын күреп шатлана, әле яманлыкны фаш итә алуына шатлана).
- Укучылар, без Ш. Бабичның сатирик шигырьләрен өйрәнмәдек. Өйрәнсәк, язучы иҗатының тагын бер үзенчәлеге – үткен телле сатирик булуын да исбат иткән булыр идек.
II. Уку мәсьәләсен кую.
- Укучылар, бүген без Ш.Камал иҗатын өйрәнә башлыйбыз. Сез аның "Әүвәл-әүвәл заманда” дигән хикәсен укып килдегез.
- Быел язучы иҗатын нинди максат белән өйрәнәбез әле? (Аның әсәрләрен башка язучыларныкыннан аера һәм автор стилен таный белер өчен).
- Дәресебезнең темасы нинди булыр? (Ш.Камал иҗатының үзенчәлеге. "Әүвәл-әүвәл заманда” әсәрен анализлау).
- Без дәрестә ни белән шөгыльләнәчәкбез? (Ш.Камал турында сөйлибез. "Әүвәл-әүвәл заманда” хикәясен анализлыйбыз)
- Әйдәгез әле, укучылар, искә төшереп китик: хикәягә нинди билгеләмә бирәбез? (Аз гына кеше катнашып, бер яки ике генә вакыйгасы булган чәчмә әсәр).
- Хикәягә анализ ясау алымнарын да искә төшерик.
- (Вакыйгаларны барлау.
Вакыйгаларның охшашларын гомумиләштереп, ике өлешкә калдыру.
Һәр өлешне аерым-аерым өйрәнү.
Өлешләре арасында бәйләнеш эзләү.
Өлешләр бәйләнешеннән эчтәлек табу.
Әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен табу).
III. Уку мәсьәләсен чишү.
1. Ш.Камалның тормыш юлы белән танышу. (1 укучы сөйли. Презентация күрсәтелә)
- (Шәриф Камал шактый кыен тормыш юлы үтә. Әтисе – кырыс, иске карашлы мулла, ә әнисе, киресенчә, нечкә күңелле кеше булган. Булачак язучы әнисе холкын алган. Ул мәдрәсәдә укый, тимер юлда эшли. Укырга дип Ригага килә. Төркиядә, Мисырда укый. Россиягә кайта. Күмер шахталарында, Каспий диңгезендә – балыкчы, Петербургта – укытучы, Оренбургта газета хезмәткәре булып эшли. Ләкин ул күңеле белән һаман язу эшенә омтыла. Кыска хикәяләр иҗат итә. Үзе яхшы белгән вакыйгалар, кешеләр турында яза. Тирә-юнендәгеләрнең бәхетсез булуына борчыла, сәбәпләрен эзли.
Ш.Камал – хикәяләр остасы. Аның "Буранда”, "Сукбай”, "Сулган гөл”, "Әүвәл-әүвәл заманда” һәм башка бик күп хикәяләре бар.)
2. "Әүвәл-әүвәл заманда” хикәясен анализлау.
1) Хикәянең сюжетын сөйләү.
- Хикәянең сюжетын сөйләргә теләүче бармы? Рәхим итегез. (Бер укучы сөйли).
- Ә кем кыска итеп сөйли ала? (Укучылар сөйли)
2) Сүзлек эше:
Чатыр – су үтми торган тукымадан яки тиредән җиргә утыртылган казыкларга тарттырып ясалган, вакытлы рәвештә ышыклану, тору өчен хезмәт итә торган корылма.
Таифә – бериш җан ияләренең аерым төркеме.
Каһкаһә – тыйнаксыз хахылдау, мәсхәрәле көлү.
3) Хикәяне өлешләргә бүлү (Парларда фикерләшеп эшлиләр. Җаваплар тыңлана).
- (Хикәянең ике өлеше: көймәче белән юлчылар һәм әкияттәге кашлы йөзек эзләү вакыйгасы. Кыс¬картып: чынлык белән әкият дип тә әйтә алабыз).
4) Өлешләрне аерым-аерым өйрәнү (Эш башта төркемнәрдә башкарыла.)
5) Әкият вакыйгасын өйрәнү:
- Вакыйганы ка¬батлап сөйләтү.
- Кыскартып сөйләтү, вакыйганың тәмам¬лануын ачыклау.
- (Мәсәлән, болай кыскартып була: егет бәхетне читтән эзләп тапмакчы, ләкин әзер бәхет читтә дә юк икән.)
6) Чынлык вакыйгасын өйрәнү:
- Аны шулай ук кабатлап сөйләү.
- Кыскартып сөйләү, вакыйганың тәмамланмавын күрү.
- (Мәсәлән, кыскарткан вариант мондый: бер төр¬кем кеше елганың аргы ягына, ягъни читкә, бәхет эзләргә чыгалар. Көймәче аларга бик матур киңәш бирә. Бәхетне читтән эзләмәгез, ди. Ләкин аның киңәшенә колак салмый¬лар. Юлчылар бәхет эзләп йөриләр, үзләренең читкә китү ниятен «файдалырак эш» табу дип аң¬латалар. Көймәче юлаучылар ниятенә ачыклык кертә: бәхет аръякта да юк, ди.)
7). Ике өлешнең охшашлыгын һәм аермасын табу.
- (Әсәрдә ике өлеш охшашлыгы ачык күренә. Әкияттә дә ике кеше бәхет эзли. Чын вакыйгада да ике кеше бәхет эзләргә чыгып китә.
Аерма: аръякка чыгучылар күп һәм бу хәл көймәчене борчый.)
8). Ике өлеш арасындагы бәйләнешне табу.
- Хикәядә ике мөстәкыйль вакыйганың уртак сыйфатлары ярылып ята. Димәк, алар арасында охшашлык бәйләнеше бар дигән сүз. Әсәрнең бу ике өлеше ничек бәйләнешкә керә икән?
- (Әкияттә дәрвиш белән егет алданалар. Көлкегә калалар. Метафора икенче вакыйгага әнә шул нәти¬җәсен өсти.)
- Әсәрдән тагын нинди метафора таба алабыз? (Яңгыр. Яңгыр яуганнан соң, камышлар да, яфраклар да яшәрә. Бу вакыйганы көймәче картның яшьләргә әйткән сүзләре белән чагыштыра алабыз. Көймәче бабай да егетләргә шифалы яңгыр кебек тәэсир итә. Егетләр гаҗәпләнәләр, кызыксыналар. Бәлки, әкиятне тыңлаганнан соң, алар күңелендә дә сафлану, яңару туар).
9). Әкияттәге дәрвиш белән көймәче картны чагыштыру.
- (Алар бер-берсенә охшаганнар. Икесе дә егетләрне башка дөньяга чыгаралар, икесе дә тормыш юлы күрсәтәләр. Әкияттәге егет чит илләрдә үзенә бәхет таба алмый, үз иленә әйләнеп кайта. Эшче егетләр исә чит илләргә китәләр. Алар да уңайлы эш, бәхет эзләп йөриләр. Көймәче карт үзенең әкияте белән "бәхетен кеше үз илендә генә таба ала, үзе генә яулап ала”, димәкче була)
- Эш эзләп баручы алдан килгән егетләр белән арттан килгән егетләрне чагыштырып карыйк әле? Нинди аерма һәм охшашлык күрәсез? (Алдан килгән егетләр чит якка китүен китәләр, ләкин аларның күңелләрендә шик туа. Алар, мөгаен, кире әйләнеп кайтачаклар. Шунда калсалар, сукбайга әйләнәчәкләр. Ә соңыннан килгән егетләрдә шик тә, шөбһә дә юк. Алар бәхетне читтән эзләп табу мөмкинлегенә бик нык ышаналар. Ләкин аларның да хыялы бервакытта да тормышка ашмаячак.)
10). Дәреслек белән эш. 151 нче биттәге икенче биремгә җавап бирү.
- («Әкият сөйлисең» сүзләренең башка мәгънәсе — алдыйсың. Яңа килгән юлаучылар бу як ярдан көтүчегә «Нәрсә алдыйсың?» дип кычкыралар. Ләкин чын¬лыкта нәкъ менә әкият сөйләүче хаклы, ә юлаучылар ал¬данучылар булып чыга.
Көймәче әкияте — чынлык. Чөнки ул бәхет турында дөрес мәгълүмат бирә: бәхетне читтән эзләмиләр, аңа үз тырышлыгың белән генә ирешеп була, ди. Аның каравы юлаучыларның өметләре — әкият, чөнки ул хыял гына.)
11). Әсәрнең темасын, идеясен билгеләү.
- (Тема – бәхет. Идеясе - бәхетен кеше үз илендә генә таба ала, үзе генә яулап ала).
IV. Йомгаклау.
- Укучылар, әсәрне бәхет турында дидек. Ә нәрсә соң ул Ш.Камал өчен бәхет яки бәхетсезлек?
- (Автор өчен бәхетсезлек – туган яктан китү. Кеше үз туган җирендә генә бәхетле була ала, дияргә тели автор.)
- Гомумән, нәрсә икән соң ул бәхет? Сез аны ничек аңлыйсыз? (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр).
- (Бәхетне кешенең ихтыяры белән бәйләп карыйбыз. Кеше ихтыяры - тормышта максат сайлап, үзеңне шул максатка ирешү өчен багышлау. Сүз башкаларга да файда бирә торган игелекле максат турында бара. Бәхет ул – үз алдыңа куйган максатыңа ирешү. Бәхет, үз-үзеңә ышанып, максатка ирешүдән гыйбарәт. Авырлыклар алдында сыгылып, җебеп төшмәү, үз-үзеңә ышану, алга бару. Максатыңа ирешеп, канәгатьлек хисе кичерү)
Өй эше: 1. Ш.Камалның "Акчарлаклар” әсәрен укырга, анализларга әзерләнергә.
2. "Нәрсә ул бәхет?” – иҗади эш.




Категория: Дәрес эшкәртмәләре | Өстәде: Х_Сөләйманова (25.06.2011)
Караулар: 4790 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz