Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 09:44
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Тәҗрибә уртаклашу » Дәрес эшкәртмәләре

Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасына анализ.

Тема: Ш.Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге” драмасына анализ.

Максат: 1. Әсәрдә җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасының

                  куелышын, төп конфликтның сәбәбе булып килүен ачыклау.

               2. Драма әсәренә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, эчке конфликт

                  төшенчәсен формалаштыру, фикерләү сәләтен камилләштерү.

               3. Югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: Әдәби әсәрне анализлау.

Ысуллар: Тикшеренү, эзләнү.

Җиһазлау: Әсәрнең видеоязмасы, компьютерлар.

Дәреснең эпиграфы: "Адәм баласы дөньяга килүе өчен әти-әнисенә бурычлы. Ата-анага бурычны бары тик Кеше булып кына түләп була.”(Т.Миңнуллин)

                                   Дәрес барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

- Укучылар, безнең бу дәресебез башка дәресләрдән аерыла: дәресебездә кунаклар да бар. Минем сезгә теләгем: бүген дә дәрестә һәрвакыттагыча актив, кыю булыгыз. Уңышлар сезгә!

II. Өй эшләрен тикшерү.

- Узган дәрестә без сезнең белән Ш.Хөсәенов иҗатын өйрәнә башлаган идек. Өйдә нәрсәләр эшләп килдегез? (Әниләр турында мәкальләр язып килергә, драма әсәрләрен анализлау үзенчәлекләрен кабатларга, "Әниемнең ак күлмәге” драмасын анализларга әзерләнергә иде)

- Узган дәрес материалын, белемнәрегезнең ныклыгын тестлар ярдәмендә тикшереп алырбыз. Беренче төркем компьютер артында тест эшләгәндә, икенче төркем кечкенә генә иҗади эш башкара: өйдә язып килгән мәкальләрнең берсен сайлап ала да берничә җөмлә белән генә мәгънәсен аңлатырга әзерләнә. (Укучылар дәфтәрдә эшли, аннан икенче төркем тест эшли)

- Укучылар, белемнәрегезне компьютер ничек бәяләде? Үзегезгә билгеләр куегыз. Бәяләү нормалары тактада язылган: 12 дөрес җавап – "5”, 9 дөрес җавап – "4”, 6 дөрес җавап – "3”.    

- Кәефегезне төшермәгез, дәрестә актив катнашып, куйган билгеләрегезне югарырак күтәрә аласыз. Ә хәзер һәр төркемнән өйдә язып килгән мәкальләрегез белән танышырбыз. ( Берәр укучы укый, бер мәкальгә аңлатма да бирәләр)

- Укучылар, ни өчен без бу дәрескә нәкъ менә әниләр турында мәкальләр язып килдек икән? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

III. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, барыгыз да әсәрнең тулы вариантын укыдыгыз. Алдагы тәҗрибәгә таянып, дәресебезнең темасын да билгеләп китик инде. (Ш.Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге драмасын анализлау”)

- Драма әсәренә анализ ясау тәртибен искә төшерик әле. (Сюжетны кыскартып сөйләгәннән соң, төп һәм ярдәмче конфликтларны табабыз. Чөнки драма әсәрләре нигезендә һәрвакыт конфликт ята. Конфликтка кергән якларны өйрәнеп, бу Өлешләр арасындагы бәйләнеш аша эчтәлек табабыз.)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

- Узган дәрестә әсәр сюжетын кыскартып сөйләгән идек инде. Хәзер дәфтәрләрегезгә әсәрдә булган конфликтларны язып чыгыгыз. Нинди конфликтлар таптыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

- Укучылар, беттеме? Язганнарны ачыклап чыгыйк та, тапканнарын тагын өстәрбез. Сәяр һәм аның туганнары арасындагы конфликтның сәбәпләре нәрсәдә? (Сәяр туганнарына да әйтмичә өйләнергә җыенган. Ул Римманы ярата, үзен бик бәхетле хис итә. Ә шушы бәхетле минутларын үзенең туганнары ,әнисе белән бүлешергә уенда да юк. Аның әти-әниләрдән хәер-фатиха алу йоласын санга сукмавын күрәбез.

    Ә туганнары кече энеләрен котларга килгәннәр, бүләк тә алып килгәннәр. Алар шат, дус, тату, шаяралар, көлешәләр.Яшь килен алдында үзләрен яхшы итеп күрсәтәләр. Шул ук вакытта бер-берсенә төртмә сүз, авыр сүз әйтеп кимсетергә дә күп сорамыйлар)

- Балаларының бәхетле, шатлыклы минутларына тагы да бәхет өстәп, әниләре килеп керә. Укучылар, игътибар итик әле, балалар белән Ана ничек очраша? (Видеоязмадан Ананың килеп кергән өлешләре күрсәтелә)

- Балалар ананы ничек каршы ала? (Ананың килгәненә шатланалар, барысы да шәһәргә күчеп килергә, үзләрендә яшәргә чакыралар, ананы яратуларын, аңа соклануларын белдерәләр. Сәяр башта югалып кала. Ул үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлый. Бу мәҗлеснең иң түрендә аның әнисе утырырга тиеш иде.)    

- Ә Ананың балаларына мөнәсәбәтенә нинди? (Ул бик уңайсыз, авыр хәлдә кала, чөнки улының өйләнгәнен белмәгән дә. Ана балаларының барысын да тигез күрә, аерым-аерым хәлләрен сораша. Һәрберсенә атап күчтәнәчләр алып килгән.)

- Укучылар, сез карап үткән бу күренештә балаларның әниләренә мөнәсәбәтенең эчкерсезлеге ышандырамы? (Юк. Балаларның әниләрен үзләренә чакыруларының төбендә олы яшьтәге анадан файда күрергә теләүләре ачыклана. Алар әниләрен түгел, ә үзләрен күбрәк кайгырталар. Үзләренең бу ясалмалыкларын сиздермәскә тырышалар.)

- Балаларның әниләренә мөнәсәбәтләренең ясалмалылыгы кайсы вакыйгадан соң тагы да ачыграк аңлашыла? (Гөлсем Ананың бик җитди авыруы турында әйткәч, туганнарның бер-берсенә дә, әниләренә дә мөнәсәбәтләре үзгәрә. Алар авырудан куркалар. Ананың санаулы көннәре генә калганлыгын аңлагач, аны бер баласы да үзенә алып кайтырга теләми). 

- Укучылар, балаларга кем ярдәмгә килә? (Изге күңелле Зөләйха апа ярдәмгә килә).

- Дөрес, укучылар, Ана өчен бөтенләй чит булган кеше ярдәмгә килә. Бу образга да бәя биреп китик әле. (Зөләйха апа - Сәярның квартира хуҗасы. Бик игелекле кеше ул. Үзенең сугышта үлгән иренең әтисе Әлмөхәммәт бабайны да тәрбияли. Авыру Ананы больницага салучы да, больницадан чыккач үз өендә караучы да Зөләйха апа була. Кешеләргә шәфкатьлелек эшләү, игелекле булу аның күңелендә. Ул больницада шәфкать туташы булып эшли. Аның ни өчен шундый профессия сайлавы да аңлашыла.)

- Укучылар, әсәрдәге башка конфликтларга да игътибар итик әле. Сәяр – Римма конфликты нидән гыйбарәт? (Римма Сәярның әнисен больницадан алып кайтырга бармый. "Я анаң, я мин!” – ди ул, түбән җанлылык күрсәтә. ә Сәяр әнисен чын күңелдән ярата. Римманың ярдәм итәргә теләмәвен дә аңлый алмый, аңа кул да күтәрә. Бу адымы белән ул дөрес эшләми, билгеле.)

- Ә туганнар һәм Римма конфликты нидән килеп чыга? ("Без карарга тиеш түгел!”- ди Римма авыру Ана турында һәм чемоданын күтәреп китеп үк бара).

- Ни өчен без бу конфликтны туганнар һәи Римма конфликты дип атадык, туганнар һәм Римма, Сәяр түгел? (Чөнки Сәяр кңеле, рухы белән Анага якын. Ул чит кеше өендә дә анасын кайгырта).

- Туганнар һәм Максуд, Саимә конфликтына да ачыклык кертик инде. (Максуд белән Саимәнең дә Ананы тәрбияләүне үз өсләренә аласылары килми. Югыйсә Анага әллә нинди уңайлыклар да кирәкми. Җан җылысы булса, җитәр иде.)

- Укучылар, бу ике геройга сезнең мөнәсәбәтегез ничек? Аларга бәя биреп китик әле. (Максуд белән Саимә икесе дә тыныч, сабыр холыклы. Үзләрен генә кайгыртып яшиләр, пошмас җанга әйләнгәннәр. Уллары Альфредка да тиешле тәрбияне бирә алмаганнар. Ул хатыныннан аерылган, бер җирдә дә эшләми, әти-әнисе җилкәсендә генә яши).

- Укучылар, туганнар һәм Ислам, Расиха конфликтына тукталыйк әле. Бу геройлар турында сез ни әйтә аласыз? (Ислам белән Расиха шәфкатьсезлек ягыннан бер-берсенә туры килеп торалар. Алар, әниләре килгәч, беренчеләрдән булып, үзләренә яшәргә чакыралар. ә әниләренең авыру икәнен белгәч, тизрәк китү ягын карыйлар, анда да иң элек Ана алып килгән күчтәнәчләрне сумкаларына тутыралар.

    Исламга хас төп сыйфат – куркаклык. Ул бала чактан ук шундый булган – иптәшен судак коткара алмый. Сугыш башлангач, тылда качып ята, ун ел төрмәдә утыра, ялган документ белән өстенлекле пенсия алып ята. Җитмәсә, үзенең шундый яшәү рәвеше белән мактана да).

- Укучылар, дәреслектән Исламның туганнары белән конфликтының иң югары ноктасы булган урынны табып, рольләргә бүлеп укып карыйк әле. (204 бит)

- Автор нәрсә әйтергә теләде икән бу юллары белән? (Инсаф тормышта гаделлекнең бар икәнен, яки булырга тиешлеген Исламның яңагына сугып аңлатмакчы була.Ул аның кемлеген йңзенә бәреп әйтә. Ләкин Ислам дөньяда яшәр өчен намусның әллә ни кирәге юклыгын белеп алган. Әхлаксыз, ялганга корылган җәмгыятьтә шул тормышка яраклашсаң гына уңышка ирешә аласың).

- Укучылар, әсәрдә Исламга охшаган геройлар тагын юкмы? (Хатыны Расиха да Ислам кебек үк әхлаксыз. Тагын Альфред бар).

- Туганнар һәм Гөлчирә, туганнар һәм Инсаф конфликтлары турында ни әйтә аласыз? (Гөлчирә Ананың ташкентта яшәүче кызы. "Әнине үзең белән алып кит тә кара!” – ди аңа Расиха. Гөлчирә алып китәргә дә риза.

    Ә Инсаф үзе дә авыру, сугышта ике аягын югалткан. Аның үзен дә ничә еллар хатыны карый. Туганнары, бигрәк тә Ислам белән Расиха, аңа әниләрен дә каратырлар иде).                   

- Укучылар, ә Инсаф үзе нинди фикердә дип уйлыйсыз? (Ул һәркемгә кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә әзер. Ләкин аның бит әнисен карарлык мөмкинлеге юк).

- Укучылар, Ананың балаларының күбесе, шул исәптән Гөлчирә дә, Инсаф та, Сәяр да, теләсәләр дә, әниләрен үз өйләренә алып кайта алмыйлар. Теләкләре һәм теләкләрен үти алмаулары аларның эчке конфликтын тудыра. Туганнар белән бу геройлар арасындагы тышкы конфликт шунлыктан көчле түгел.

    Әсәрдә без карап үткән конфликтлар барысы да диярлек тышкы конфликтлар. Драма әсәренә хас тирән дәрәҗәдәге эчке конфликтны кайсы персонажда күрергә була? (Ана күңелендә эчке конфликт бар).  

 - Ул нидән гыйбарәт? (Ана күңелендә балаларына карата көчле мәхәббәт бар. Ул һәр баласын үзенчә ярата, аларны бары тик яхшы итеп кенә күрергә тели, кимчелекләрен гафу итә. Ана балаларының көчсезлегенә, юньсезлегенә кайгыра. Ана кеше үч тота алмый, кайгыра гына ала. Ул балаларының үз янына бурычларын үтәү өчен генә килүләрен дә яхшы төшенә. Үзара талашып киткәндә, әдәп, әхлак, намус турында уйлап та карамауларына йөрәге әрни аның. Шундый игътибарсызлыкны Ана берничек тә гафу итә алмый. Шул ук вакытта аның күңелендә үпкә дә бар. Ул яшьвакытында, көчле булганда, балаларына кирәк булган, ә хәзер балалары тормышта үз юлларын тапкан. Ананың бигрәк тә Исламга үпкәсе зур. Моңа кадәр хәсрәтен эчендә йөрткән Ана, үлеме алдыннан улына карата үз карарын җиткерә). (Видеоязмадан өзек күрсәтелә).

- Укучылар, Ананың эчке конфликтын ничек атыйбыз инде? (Мәхәббәт – рәнҗеш)    (Тактага языла)

- Укучылар, автор әсәрнең "Әни килде” дигән исемен ни өчен "Әниемнең ак күлмәге” дип үзгәртте икән? (Беренче исемдә мәгънә юк диярлек. Ул бары хәрәкәт кенә белдерә. Ә икенче исемдәге ак күлмәк символ дәрәҗәсенә җитә. Ак күлмәк – татар халкында сафлык, чисталык, намус билгесе.)

- Ана кайчан кия ак күлмәген? (Ул аны бәйрәмнәрдә, шатлыклы көннәрендә кия. Матур ак күлмәк аңа илаһилык, мөстәкыйльлек биреп, аны башкалардан аерып тора. Ана образы безнең күз алдына әхлак башлангычы, зур рухи байлыкка ия изге җан булып килеп баса. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән. )

- Чыннан да, укучылар, әсәрнең икенче исемендә мәгънә тирәнәя. Ана Максуд, Сәярларның әнисе генә түгел, минем, синең, башкаларның әнисе буларак та кабул ителә.

  - Укучылар, әсәрдә тагын Ана образын ачардай башка метафоралар да юкмы? (Ак кар да метафора була ала. Ана күңеле дә ак кар кебек ак, саф. Үлгәндә дә ул шулай китәргә тырыша).

- Ә ни өчен әсәрдә шәһәр кары белән авыл кары чагыштырып бирелә икән? (Авыл кары аграк, шәһәрдә ул бик тиз карала, диелә. Авыл кары Ана күңеле кебек саф, чиста, пакь. Ананың балалары да авылда чакта шул кар кебек саф, чиста, ак күңелле, самимибулганнар. Шәһәр мохитенә килеп эләккәч, куркаклык, үз-үзеңә генә бикләнеп яшәү балаларны хәтта үз Аналарына карата да шәфкатьсезгә әйләндергән. Буыннар бәйләнеше өзелә баруны да кисәтә автор).

- Ә, укучылар, Анадан соң аның күркәм сыйфатлары кемдә дәвам итәр дип уйлыйсыз? Бармы әсәрдә авторның өмете, ышанычы булырдай геройлар? (Авторның ышанычы Сәяр һәм Рәйханда дия алабыз. Ананың күңел аклыгын бу ике персонаж дәвам итәр диясе килә. Чөнки Сәяр – кыю, үз сүзен әйтә ала торган кеше, әнисенә мөнәсәбәте дә яхшы.

    Ә Рәйханны алты яшенә кадәр әбисе тәрбияләп үстергән, ул аның күңел җылысын тоеп үскән).

- Укучылар, без, әсәр сюжетына нигезләнеп, конфликтларны тикшердек. Кайсы конфликт төп конфликт дип уйлыйсыз? Ни өчен? (Ананың эчке конфликты – төп конфликт. Чөнки ул әсәрнең төп идеясен ачарга ярдәм итә).

- "Әниемнең ак күлмәге” әсәре аша автор безгә нәрсә әйтергә теләде икән? Бәлки җавап бирергә әсәр үзе ярләм итәр? (Авторның әйтергә теләгән Ананың соңгы васыять сүзләрендә аңлашыла.) (Дәреслектән табып укыла).

- Ананың балаларына булган мәхәббәт хисләре аңлашыла. Нинди генә булсалар да, Ана өчен бала – бәгырь кисәге, диләр. Шул ук вакытта бу юлларда үпкә, рәнҗеш тә бар. Ул балаларының кешелек сыйфатларын югалтулары белән бәйле.

    Авыру Ананы сыендыра алмаган балалар яшәгән җәмгыять авыру, аны дәваларга кирәк. Җәмгыять авыру икән, димәк, Ил, Ватан авыру. Әсәр безне әхлакый, рухи яңарту, сәламәтләндерү кирәклеге турында кисәтә.

- Укучылар, димәк, әсәрдәге конфликтлар ярдәмендә автор нинди төп проблемаларны күтәргән? (Балаларның Анага карата бурычы; гаилә төзүгә җиңел караш; ир белән хатынның гаиләдәге урыны; гаиләдә бала тәрбиясе һ.б.)

- Бер сүз белән генә әйтсәк, автор җәмгыятьне борчып килгән әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Әдипбезнең һәркайсыбызга да эндәшә: намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни, Ватан алдындагы бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен чын кеше булу кирәк.

- Укучылар, әсәрдәге вакыйгалар тормышта да күзәтеләме? (Хәзерге вакытта әниләрдән ваз кичкән балаларны күп очратырга була. Балалары бар килеш тә картлыгын картлар йортында уздыручы аналар да күп. Яхшымы – яманмы алар – аналарга безнең тарафтан хөрмәт зур булырга тиеш).

-  Укучылар, тагын кайсы авторның нинди әсәрендә Ана образы үзәккә куелган? (Аяз Гыйләҗевнең " Җомга көн, кич белән”, Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять”, Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр”, Фоат Садриевның "Таң җиле” һ.б. әсәрләрдә).     

- Укучылар, әсәр бик гади, ләкин уйландыра. Чын кешеме без? Әти-әниләр алдында, туган җир каршында намусыбыз чистамы, вөҗданыбыз сафмы? Тапкан, баккан, кадерләп үстергән әниебезне рәнҗетмәдекме?

    Дәресебезгә эпиграф итеп алынган Туфан Миңнуллин сүзләрен берегез дә исеннән чыгармасын иде. (Укытучы яттан укый).

 V. Рефлексия.

- Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

- Нәрсә башкардык?

- Нинди нәтиҗәгә килдек?

(Һәр төркемнән укучылар дәрестә өйрәнгәннәр буенча җавап бирә)

VI. Үзбәя кую.

- Укучылар, дәрестә бик актив катнаштыгыз. (Билгеләр куела)

VII. Өйгә эш.

1.     Инша язарга.

2.     Шигырьләрдән өзекләр җыярга.

3.     Дәреслектән Туфан Миңнуллин иҗаты турында укып килергә.

Дәрес сыйныфтагы укучылар (яки бер укучы) башкаруында әниләр турындагы җыр белән тәмамлана.

 

 

 

 

Категория: Дәрес эшкәртмәләре | Өстәде: Х_Сөләйманова (27.06.2011)
Караулар: 7467 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 2.8/4
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz