Җомга, 29.03.2024, 04:12
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Укучылар иҗаты » Иншалар

Изге мөгаллим

                                                                           ИЗГЕ МӨГАЛЛИМ

                                                                            Белем – тау ул.  Биек таулар серен

                                                             Син өйрәттең изге мөгаллим.

                                                             Күңелемнең бакчасында гөлләр, -

                                                             Барысын да сиңа бирәм мин!  (А.Хөсәинов)    

                                  

¾    - Исәнмесез, укучылар! Барыгыз да сыйныфтамы? Арагызда авыручылар  юкмы?

¾    - Саумысыз, Илдар Илгизович! Барысы да монда!

¾   - Бик яхшы, әйдәгез дәресне башлыйк. Безнең бүгенге тема XVII-XVIII гасырларда Европада булып узган инкыйлаблар.

"Эх, әлеге тема менә дигән бит! Үткән атнада Илдар абый әзерләнеп тә килергә кушкан иде. Шушындый кызыклы һәм таләпчән укытучы дәресләренә  ничек әзерләнмичә килим соң?!..”

¾    - Илгиз, Илгиз, уйларыңнан арын да бирелгән сорау буенча  җавап кайтар әле!

¾   - Гафу итегез, Илдар Илгизович, хыялларга бирелгәнмен бераз, соравыгызны кабатламассызмы?..


    ...Укытучы. Һәр кеше тормышында бик зур һәм санап бетермәслек әһәмияткә ия әлеге шәхес. Беренче укытучыларыбыз безне Әлифба битләреннән хәреф танырга өйрәтсә, урта һәм югары сыйныфларда белем бирүчеләре – теге яки бу фәннең асылын аңлаталар, тормышта һәрберебезгә үз һөнәрен һәм шәхси юлын табарга ярдәм итә. Шуңа да синең яраткан укытучың кем, дип сорасалар, икеләнмичә җавап кайтару кыен булачак. Чөнки мәктәп елларында дәрес бирүче һәр мөгаллим – ул безнең киләчәк юлыбызны яктыртып барган йолдыз. Шулай да үземнең холкым һәм кызыксынуларым буенча якын иткән укытучым бар. Минем яраткан мөгаллимем – Илдар Илгиз улы. Безне ул тарих фәне һәм җәмгыять белеме серләренә төшендерә. Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге бәхәсле, дигән бер галим. Илдар Илгиз улы укыткан дәресләрдә без әлеге җөмләнең никадәр дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен аңладык. "Тарих фәнен өйрәнгәндә, әлбәттә, дата һәм вакыйгаларны белү зарур. Әмма шул ук вакытта үткәннәрне өйрәнү киләчәк өчен бик мөһим... бездән алдагылар башкарган эшләрнең нәтиҗәләре хәзерге заманга барып тоташа. Акыллыдан үрнәк ал, акылсыздан гыйбрәт ал, дигән халык мәкалендә. Без дә бергәләп тарихыбызны өйрәник, аңардан үзебез һәм кешелек өчен мөһим булган белемнәрне туплап, төпле нәтиҗәләр ясыйк. "Тарих – ул киләчәк буыннар үткәннәрнең хаталарын кабатламас өчен өйрәнелә торган фән”, - дип еш кабатлый Илдар Илгиз улы. Әйтеп кенә калмыйча, үз сүзләрен мисаллар белән дә дәлилли ул. Дәресләр вакытында төзелгән нәсел агачы үзе генә ни тора! Биредә без Киев Русен җитәкләгән Рюриктан алып хәзерге көннәргә кадәрге Россия дәүләтенең башлыкларын билгеләдек. Аларның җитәкчелеге барышында илебез өчен башкарылган эшләрнең уңай һәм тискәре якларын карап кына үтмичә, моның сәбәпләрен дә ачыкладык. Аннары киләчәктә әлеге хәлләрне булдырмау юлларын билгеләп үттек.

     Укытучы үз фәнен никадәр кызыклы итеп кенә аңлатса да, аның кешелеклелек сыйфатлары, аларның уку барышында чагылышы да бик мөһим. Илдар Илгиз улы бу яктан да минем күңелемә хуш килде. Аның кирәк вакытында таләпчәнлеге, безнең йөзләрдә елмаю, уйлану, кызыксыну кебек хисләрнең барлыкка килүе – бар да аның яхшы белгеч, искиткеч кеше булуын дәлилли. Илдар абый дәрес дәвамында гына түгел, тәнәфестә дә безнең сорауларыбызны җавапсыз калдырмый. Монда инде өйдә мөстәкыйль рәвештә аңлап бетермәгән сорауларны кузгатабыз, алар буенча бәхәсләшәбез. Хакыйкать бары тик фикер алышу барышында гына туа бит. Шул рәвешле безнең дәрес кенә түгел, тәнәфесләр дә бик нәтиҗәле үтә. Әлбәттә, Илдар абыйның тырышлыгыннан башка әлеге эшләр барлыкка да килмәс иде. Аның мисалында мин укытучының нинди булырга тиешлеген яхшы аңлыйм. Шуңа да ул минем яраткан мөгаллимем.

                                                                               Миронов Илгиз, Яр Чаллы шәһәре,

                                                                  "79 нчы лицей-интернат"ның 11 нче сыйныф укучысы

 

 

 

Категория: Иншалар | Өстәде: Х_Сөләйманова (06.10.2011)
Караулар: 2847 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz