Җомга, 19.04.2024, 02:48
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Укучылар иҗаты » Хикәяләр

Бәхет

Бәхет

Җәйге эссе көн. Бераз җиле булмаса, бик бөркү булыр иде. Пароход китәргә әле 45 минут вакыт бар. Каютама кереп, әйберләремне куйдым да өске палубага чыктым. Кеше артык күп түгел. Шулвакыт минем күзем каршы якта утыручы яшь кенә бер хатын-кызга төште. Янында 5-6 яшьләр тирәсендәге ир бала да бар. Хатынның күзләре баласында. Ягымлы тавышы белән нәрсәләрдер әйтә, тик сүзләре миңа ачык ишетелми. Берара, үзалдына елмаеп, баланың башыннан да сыйпап куя. Ә малай кулындагы уенчыгы белән мәшгуль, әнисенең сүзләрен ишетми дә кебек. Хатынның бәхете ташып торганлыгы аңлашыла.

Миндә, ирексездән, алар белән сөйләшү теләге туды һәм яннарындагы буш урынга барып утырдым. Бераздан без күптәнге танышлар кебек сөйләшеп утыра идек инде. Берникадәр вакыттан соң яныбызга ханымның ире килде. Мин аңа да үземнең язучы икәнлегемне әйттем һәм тормышлары белән кызыксынуым өчен гафу үтендем. Алсу (ханым исемен шулай атаган иде) ипләп кенә башлаган сүзен дәвам итте.

...Җәйнең ямьле көннәренең берсе иде. Күктә балкыган кояшның нурлары җир өстенә сибелә. Урамда рәхәт тынычлык хөкем сөрә. Тирә-яктагы хозурлыкка сокланып, әкрен генә урам буйлап барам. Юлдан әллә ни машиналар үтмәсә дә, таш юлдан түгел, йортлар яныннан баруны кулайрак күрдем. Йортлар тирәсенә утыртылган агачларга карап барганда, ниндидер үзалдына сөйләнгән кебек тавыш ишетеп тирә-ягыма карандым һәм күзем комлыкта уйнап утыручы 3-4 яшьлек балага төште. Ниндидер көч мине ирексездән аның янына китерде. Мин аның исемен сорадым. Марат исемле икән. Малайның күзләренә караган саен, мин ниндидер тарту көче сиздем, китәргә дә онытып басып тордым. Нидәндер миндә балага карата ана кайгыртуы уянды, анаң яныннан китәсе килми иде. Бала янында шактый утыргач, мин уйга килдем: «Ә кая соң бу баланың әнисе? Ник ул сабыен шулай озакка берүзен калдырган?» Соңрак сорауларыма җавап табылды. Янәшә йортларның берсеннән «Марат!» дигән тавыш ишетелде. Шул арада Марат миңа, сезнең яннан китәргә туры килә дигән кебек, бер тутырып карады да янәшәдәге йортка таба йөгереп китте. Игътибарга алмаганмын: балалар йорты янында утырганбыз. Марат ятим бала икән...

Мин өйгә кайттым. Төнлә белән дә күземә йокы кермәде, һаман саен Марат турында уйладым. Соңгы тапкыр тутырып караган карашы күз алдымнан китми. Минемчә, аның күзләрендә ана яратуы күрмәгән 3-4 еллык гомер чагыла иде. Назга сусаган караш иде бу...

Мин Маратны онытырга тырыштым, ләкин ниндидер көч мине аңа таба тарта иде. Мин буш вакытларымда бер җиргә дә чыгып йөрми, дусларымның шалтыратуларына да җавап бирми башладым. Үзем дә аңламаган ниндидер сагыш бөтен гомеремнең астын-өскә китерде...

Гомеремнең болай узуына түзә алмыйча, беркөнне мин балалар йортына киттем. Анда мин Марат турында сораштым. Ул бу йортка берничә ел элек килеп эләккән. Аның әти-әниләре көн саен аракы эчкәннәр, бала карау турында уйлап та карамаганнар, шул сәбәпле ата-ана булу хокукыннан да мәхрүм ителгәннәр икән. Мин үземә сүз бирдем: баланың әнисе булачакмын!

Бу көнне кич белән өйдә шушы хакта сүз кузгаттым. Тормыш иптәшем Мансур да минем бу теләгемне хуплады. Шул ук көнне мин ятимнәр йорты директорын күреп сөйләштем, нинди документлар кирәк булачагын белештем. Икенче көнгә документлар хәстәрләү эшенә керештем. Бу эш ике ай чамасы вакытны алды.

Ниһаять, мин барлык докуметлар белән балалар йортында. Дөрес, алдан да Марат янына килгәләп йөрдем, ул инде миңа ныклап ияләшеп бетте. Килгәнемне көтеп ала торган булды. Менә бүген дә Мансур белән ишектән килеп керүебез булды, йөгереп килеп аягымнан кочаклап алды. Мин аны кулларыма күтәрп алдым. Икәүләп алып килгән күчтәнәчләрне иптәшләренә өләшеп чыктык. Бераздан, мин докуметларны тапшырып рәсми якларын хәл итеп чыккан арада, ул Мансурның тезләренә утырып үзенчә нидер сөйли иде. Без бу минутларда өчебез дә бик бәхетле идек.

Маратны алырга барганчы ук без аңа аерым бүлмә җиһазлап куйдык. Уенчыкларын күргәч ул бик шатланды. Гомумән, баланың күзләрендә шул көннән бирле шатлык очкыннары сүнми, дисәм дә ялгыш булмастыр. Нинди сокландыргыч мизгелләр ул аның шат һәм бәхетле булуы. «Тормышыбыз түгәрәк. Бәхетебез озын гомерле генә була күрсен,» - дип телим. Әле менә җәйге ялыбызның берничә көнен авылда үткәреп килергә булдык. Марат бик ярата авылны. Бабасы яныннан китми дә. Бергәләп кош-корт, мал-туарларны карыйлар, болынга, урманнарга баралар...

Алсу белән Мансур минем белән саубуллашып, үзләренә кунакка чакырып, китәргә кузгалдылар. Мин, сокланып, бу матур гаиләне күзләрем белән озатып калдым.

Пароход китәр вакыт җиткән иде инде. Әкрен генә каютага юнәлдем.

Категория: Хикәяләр | Өстәде: Х_Сөләйманова (10.09.2011)
Караулар: 2099 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz