Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 16:00
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Укучылар иҗаты » Хикәяләр

Эш үткәч үкенүдә файда юк...

Эш үткәч үкенүдә файда юк...

Кечкенә бер авылда әнисе белән генә бер Алмаз исемле малай яшәгән. Ул әле зур булмаган, мәктәптә генә укый икән. Әнисе дә малай укыган мәктәптә пешекче булып эшләгән.

Беркөнне Алмаз дуслары белән ашханәдә ашап утыра иде. Әнисе аның янына килгән икән, дуслары аннан көлә башлаганнар, чөнки ул бер күзсез булган. Малай бик кыенсынган, шул ук вакытта аның әнисенә бик нык ачуы килгән. Чөнки беркайчан да хәтта якын дусларына да әнисенең бу мәктәптә эшләгәнен әйткәне булмаган.

Мәктәптән кайткач, әнисен ул түземсезлек белән көтеп алды. Әнисе ишектән күренүгә: "Син мине дусларым янында оятка калдырдың, күралмыйм мин сине, күралмыйм!..” – дип кычкырды ул әнисенә. Улыннан бу сүзләрне көтмәгән ана нишләргә дә белмәде, ләкин ул, эчтән күңеле бик сыкранса да, үзендә дәшми калырга көч тапты. Малай бераз елады да тынычланды. Шушы көннән соң әнисе беркайчан да мәктәптә улының янына килмәде, читтән дә күзенә күренмәскә тырышты.

Күп еллар үтте. Алмаз үсте. Хәзер инде аның үз гаиләсе бар, әнисе белән аерым яшиләр. Әнисенең барып хәлен белүне дә кирәк тапмый. Әнисе дә, улы берничә тапкыр куып чыгаргач, аларга килеп йөрмәс булган иде.

Беркөнне Алмаз эштән кайтканда балаларының бер карчык белән сөйләшеп торганнарын күрде. Якынрак килгәч, бу карчыкның үз анасы икәнен танып алды һәм балалары алдында тагын ямсез сүзләр белән анасын куып җибәрде.

Бу вакыйгадан соң ике еллар вакыт үтте. Соңгы араларда Алмазның йөрәге ни өчендер урынында түгел, чөнки улы мәктәпкә дә бармыйча кайлардадыр йөри, әти-әнисенә бер сүз әйтми. Сәер гадәтләре дә күренгәли башлады. Үзенә урын таба алмаган шундый көннәрнең берсендә аяклары ирексездән аны әнисе торган йортка алып килделәр. Ләкин Алмазга ишек ачучы булмады. Күршеләре чыгып әнисенең ике ел элек үлгәнлеген, к5айдалыгын белүче булмаганлыктан, күмгәндә дә чакыра алмауларын әйтте һәм бер хат тапшырды. Хатта түбәндәге сүзләр язылган иде: "Улым, бервакыт син кечкенә чакта бер ташка абындың һәм бик каты егылдың. Синең бер күзең төште. Син еладың, сине сыңар күзле итеп калдырмас өчен, мин үземнең бер күземне бирдем. Бер күзле булып гомер буе сине кыен хәлгә куюым өчен гафу ит мине!” Алмаз нәкъ кечкенә чактагыча елап җибәрде, тик бу юлы аны бу бәладән коткарырга әнисе юк шул инде. Калган гомерендә мәчетләргә йөрде, үз гамәлләре өчен тәүбә итте, тик барыбер күңеле тынычлана алмады...

Фәтхетдинов Булат, Яр Чаллы шәһәре,

"79 нчы лицей-интернат”ның 7нче сыйныф укучысы

Категория: Хикәяләр | Өстәде: Х_Сөләйманова (10.09.2011)
Караулар: 6764 | Рейтинг: 4.2/6
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz