Җомга, 26.04.2024, 21:46
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Укучылар иҗаты » Хикәяләр

Укытучы көндәлегеннән…(дәвамы)

(...башы) 1 нче сентябрь! Минем мәктәптә беренче эш көнем!

Борчылып та, дулкынланып та, шатланып та мин мәктәпкә атладым. Иртә итеп бардым. Укучыларымны көтеп утыра идем, әкрен генә ишек ачылды да башта чәчәк бәйләме, аннан нәни генә бер кызчык килеп керде һәм, елмаеп, миңа чәчәкләрен сузды. Күзләремә яшь килде, аны кочагыма алдым. Укучыларым әкрен-әкрен җыелып беттеләр.

Сыйныфымда 16 укучы. Барысы да сөйкемлеләр, самимиләр.

Беренче кыңгырау тавышы безне тантаналы бәйрәмгә чакырып яңгырады.

Беренче сентябрь! Бу безнең

Сагынып, ашкынып көткән көн...

Шигырь сөйләүче укучыларыма карыйм да үземнең еракта калган ак бантиклы балачагымны искә төшерәм...

Беренче дәрес тә бик күңелле үтте. Бик кызыксынучан, тәртипле укучыларымны яратырга дә өлгердем.

3 нче октябрь. Мәктәптә эшли башлаганга да айдан артып китте. Бүген беренче хезмәт хакымны алдым. Артык та, ким дә түгел, нәкъ биш мең! Стипендияне дә җиткереп яшәргә өйрәнгәнгәдер,бу акча, әлбәттә, башта бик күп тоелды. Әниемә күлмәклек, апайларыма да истәлекле бүләкләр алдым, күчтәнәчләр дә алып кайттым...

Әле ярый үзебезнең өйдә, әниләр янында торам, квартирага, утка, суга, газга аерым түли башласаң, ипи алырлык та калмас иде... Ә бит укучылар янына матур киенеп тә барасы килә...

5 нче ноябрь. Күптән дәфтәремне дә тотып карамаганмын. Мәктәп минем бөтен барлыгымны биләп алды шул. Иртән китәм, кич кенә кайтам. Дәресләрдән соң да әле укучылар белән экскурсияләргә барабыз, әле бакчага эшкә чыгабыз. Балалар янында вакытның үткәне сизелми дә. Хәзер менә уңыш бәйрәменә әзерләнәбез.

Яшьтәшләрем клубка да чакыргалыйлар, кая чыгу... Кичләрем план язып, укучыларымның дәфтәрләрен тикшереп үтә. Кайбер көннәрдә бигрәк арыйм...

4 нче декабрь. Мәктәпкә тикшерү килде. Төннәр буе кәгазь язабыз. Укучыларымны да дәрестә генә күрәм...

Эх, кыштыр-кыштыр кәгазь язуга караганда, укучылар белән тәүлек буе эшләргә дә риза булыр идем...

Әле ярый компьютер бар! Бер язган икенче вакытта кулланырга да кала. Өлкән укытучыларның гына хәлләре мөшкелрәк, күбесе компьютерны кабыза да белми. Кызганам инде үзләрен, кулдан килгән кадәр булышырга тырышам.

Үзләре дә яхшылар шул: "Кызым, эшләрең ничек, авыр түгелме?Нинди ярдәм кирәк?Кыенсынма, сора... Борчылма, өйрәнәсең аны. Бер өйрәнсәң, мәктәптән китәсең дә килмәс әле”, - дип, һәрвакыт хәлемә кереп, булышырга гына торалар. Тәҗрибәле хезмәттәшләремнең җылы сүзләрен ишетү, киңәшләрен тоеп эшләү бик рәхәт анысы...

13 нче декабрь. Иртәгә безнең мәктәптә семинар була. Мин үземнең укучылар белән ачык дәрес үткәрергә әзерләнәм. Бик борчылам.

Нигә кирәк булган инде бу мәктәп?! Соңгы көннәрдә рәтләп йоклый да алмыйм...

14 нче декабрь. Бүген, ниһаять, семинар да үтте. Дәресемне бик ошаттылар. Йокысыз көннәрем юкка булмаган икән! Укучыларым да актив булдылар, көткәннән дә матур җаваплар бирделәр.

Район мәктәпләреннән җыелган укытучылар арасында минем кебек яшьләр дә бар иде. Марат исемле яшь укытучы белән таныштым. Аны күргәч үк йөрәгем әллә нишләп киткән иде. Ул да миңа башта ук игътибар итте ахрысы, дәрестә һәрдаим аның теләктәшлек белдергән карашын тойдым...

Мин укучыларымны озатып йөргәндә, юк йомышын бар итеп, Марат үзе сыйныфыма килеп керде. Без бик тиз уртак тел таптык. Марат миңа дәресләрдә куллану өчен үзендә булган DVD-дискларны яздырып җибәрергә вәгъдә бирде (Казанга курсларга баргач алып кайткан икән). Аерылышканда телефон номерларын алмаштык.

16 нчы январь. Инде өченче – иң зур чирекне башладык.Мәктәптә көннәрнең үткәне сизелми дә. Бүген дәресләрдән соң, күчтәнәчләр алып, берничә укучы белән сугыш ветераны Шамил бабайларга бардык. Аның бүген туган көне. Карларын көрәдек, су китердек,өен җыештырдык. Ә эш беткәч, чәй янында шактый сөйләшеп утырдык. Шамил бабайның безне үз яныннан бер дә җибәрәсе килми. Ялгызына күңелсездер инде. Балалары да сирәк кайта. Карчыгын җирләгәннән бирле тормышының яме югалды шул. Без балалар белән атнага бер, кайчакта ике тапкыр барып хәлләрен белеп, булышкалап кайтабыз...

18 нче январь. Бүген бигрәк арыганмын. Кайту белән диванга ял итәргә утырдым. Ашамыйча да ятып йоклар идем...

"Ярамый, Фирүзә!.. Бер сумка дәфтәр көтә. Аларны тикшерми барсаң, балаларың күзенә ничек карарсың?!.” – дигән эчке тавыш, урынымнан кузгалып, өстәл янына утырырга мәҗбүр итте. Шулай да дәфтәрләргә ачулы идем: барысын тәрәзәдән атасым килде... (әйтерсең мин укытучы булганга алар гаепле?!). Күңелемне сагыш басты...

Минем кәефсезлегемне әнием дә сизеп алган ахры. Әкрен генә кырыема килеп утырды да:

-      Кызым, болай сагышланып утырып кына булмый, түземлек җый, бөтен эш тә авыр инде ул. Без булмаган җирдә генә җиңел кебек, - диде... Әнием хаклы иде.

И әнием! Ярый әле син бар. Ярый әле мин синең янда. Чит-ят җирләрдә шулай кәефсезләнеп утырсам, тагы да авыр булыр иде...

Бераздан, дөньяда мин дә бар әле, дигәндәй, телефон тавыш бирде. Марат шалтырата икән. Минем эшем хакында сорашты, үзенең хәлләрен сөйләп бирде. Без озак кына сөйләштек. Марат шушы көннәрдә килеп китәргә теләге барлыгын да белдерде. Аның ягымлы тавышын ишетү күңелемне тагы да тынычландырды.

... 14 нче февраль. Бүген гашыйклар көне. Иртәннән үк нәни почтальоннар валентинкалар таратып йөрде. Миңа да 11 нче сыйныф егетләре валентинкалар язганнар.

Ирексездән, Һ.Такташның:

И син яшьлек,

И син тиле яшьлек...- дигән сүзләре хәтеремә килеп, елмаеп куйдым. Мәктәптә кич бәйрәм була. Дәресләр беткәч, өйгә кайттым. Кичкә кадәр өй эшләрен карап, дәресләремне әзерләп, бәйрәмгә барырга әзерләнә башладым...

...Мәктәптә күңелле музыка яңгырый. Бер почмакта кызлар серләшә, икенче бер яктан егетләр тавышы ишетелә. Нәни почтальоннар һаман үз эшләре белән мәшгуль.

Менә бераздан барысы да актлар залына кереп утырды. Кичә башланды. Җыр-бию төрле уеннар белән чиратлашып барды. Минем сыйныф кызлары җырлаганда гына янымдагы буш урынга Марат килеп утырды. Бу миңа бәйрәм көннең иң зур бүләге булды. Бәйрәмнән соң ул мине озата барды. Шушы кичтә, күзләремә карап, үзенең яратуын белдерде. Бәхетемнән мин күкнең җиденче катында идем, чөнки күптән бу сөйкемле егеткә битараф түгеллегемне аңлаган идем. Бер көн аның тавышын ишетмәсәм дә, сагына башлыйм. Йөрәгемдә кабынган мәхәббәт утының ялкыны эшемә дә йогынты ясады. Мин тагы да дәртләнебрәк эшли башладым.

...20 нче февраль. Мәктәптән кайтуыма, сеңлем йөгереп килде. Авызы колагына җиткән, үзе: ”Апам, сөенчесенә ни бирәсең, зур шоколадтыр инде?” – ди. Бүгенге көн миңа көтелмәгән бүләк әзерләгән икән: Америкага киткән бүлмәдәшләремнән берьюлы өч хат килгән (кайда адашып йөргәннәрдер).

Тирә-якны караңгылык пәрдәсе каплап алган, тәрәзәдән, серле елмаеп, ай карый. Мин, өстәл лампамны кабызып, хатларны укыйм...

Әминә белән Нәфисә кияүгә чыкканнар. Акыллы, тәүфыйклы мөселман кызларын Калифорния штатында көтеп кенә торганнар диярсең. Ярый әле үзләре кебек татар егетләре туры килгән. Илгизә белән Әлфия шул ук штатның Дейвис шәһәренең бер провинциясендә эшлиләр икән. Кызлар бер-берсе белән аралашып яшиләр икән.

Дускайларым, ниһаять, сезнең хәбәрләр дә килеп иреште!.. Мин бик шат сезнең өчен. Бәхетле булыгыз!!!

Эшләрем турында сөйләп, аларны бик-бик сагынуымны әйтеп, үзем дә хат яздым. Җәйгә очрашыйк, дип чакырырга да онытмадым.

...5 нче март. Яз аена да аяк бастык. Көннәр инде язга авышты. Кояш һәр көн ныграк җылыта. Эшем яхшы гына бара. Укучылар белән 8 нче мартка концерт номерлары, ә укытучылар спектакль әзерлибез. Көн саен кич белән репитицияләргә барабаз.

Илдар Юзеевның "Кыр казлары артыннан” драмасын куячакбыз. Мин Дәринә ролен башкарам. Үзебезнең коллективта яшь егетләр булмау сәбәпле, Маратны да чакырдык. Бик теләп риза булды. Ул хәзер ике көннең берендә безнең авылга килеп йөри. Ике авыл арасындагы 5 км юлны чаңгыда үтә. Марат белән аралар тагы да якынайганны сизәм. Хәзер инде аны берничә көн күрми торсам да юксына башлыйм. Очрашкач сөйләшеп туя алмыйбыз: икебез дә укучыларыбызны, мәктәп хәлләрен сөйлибез. Марат инде мәктәптә өч ел эшли, аның тәҗрибәсе зуррак. Миңа да җитди киңәшләр бирә.

...Ике атна дигәндә, миңа кызлардан җавап хаты килеп тә җитте. Минем хатка сөенүләрен белдергәннәр. Әминә белән Нәфисә бик сагынганнар, ләкин кайта алмаячакларын әйткәннәр.

Сагынырсың шул, шуңа да туган як диләр аны...

Әлфия белән Илгизә кайтырга ышандыралар. Мин дә бик зарыгып көтәм сезне, дускайларым!!!

...14 нче июль. Мәктәптә укулар тәмамланганнан соң, мине, яшь кеше итеп, лагерьга эшкә җибәрделәр. Ике смена балалар белән урманда булдым. Нинди генә кызыклы чаралар үткәрмәдек: "Нептун көне”, "Җиләклектә адаштым...”, "Барысы да киресенчә”, "Дару үләннәре дөньясында”, "Урманда әкият геройлары”... һ.б. Укучыларым белән бергә үзем дә ял иттем, бала чакларыма әйләнеп кайттым...

Иртәгә курсташлар белән очрашу көне. Казанда калучылар оештырырга тиеш иде. Иртә белән юлга чыгасы...

Күңелем сезнең янга ашкына, курсташларым! Тиздән, бик тиздән очрашырбыз!

15 нче июль. Сәгать икегә институтка җыелырга сөйләшкән идек. Мин үзем белән Маратны да алдым.

Дулкынланып та, шатланып та аудиториягә кердек. Безне барысы да елмаеп каршы алдылар. Бик матур итеп өстәл әзерләгәннәр. Бигрәк тә чит илдән кайтучы кызлар үзебезнең татар ашларын сагынганнардыр дип, милли ризыкларыбызны күбрәк куярга тырышканнар. Мин дә чәк-чәк пешереп килгән идем.

Курсташларымның барысы да диярлек килгәннәр. Ике егетебез өйләнгән, өч кызыбыз кияүгә чыккан. Бәби көтәләр. Кызларның күбесе парлашып килгәннәр.

Илгизә белән Әлфиядән чит илдәге тормыш турында сөйләделәр. "Баштарак бик авыр булды, хәзер ияләштек инде. Ләкин күпме вакыт үтсә дә, сагынуга гына ияләшеп булмый, туган як үзенә тарта,” - диләр. Шуңа карамастан кайтырга җыенмыйлар: "Шулай кунакка гына кайтып йөрербез, үзегез дә килерсез”, - дип елмаешалар.

Без бүген сөйләшеп туя алмадык. Студент еллар истәлекләре хәтердә яңарды. Кич белән Кабан буена төштек. Кичке Кабан янында серләшүләребез күңелдә озак сакланыр...

...7 нче июнь. Бу уку елы тәмамлануга, мин отпуск алдым. Марат бергә яшәргә тәкъдим ясады, туебызны Сабантуй бәйрәме вакытына билгеләдек. Америкадагы дусларны да чакырып яздык, кайтырлар дип көтәбез. Бу арада хатлары да сирәгәйде. Юлга чыгарга җыеналардыр...

Әле яңа гына, укуны тәмамлап, мәктәпкә килгән идем. Менә инде икенче уку елы тәмамланды. Мине мәктәп тулысы белән биләп алды дияргә була. Башка эштә эшләүне күз алдына да китерә алмыйм. Самими балачак дөньясы, саф күңелле балалар!..

Дөрес, хезмәт хакының азлыгы, эшнең бик мәшәкатьле булуы күңелне кайтарган чаклар да була... Тик мин төшенкелеккә бирелмәскә тырышам. Җырдагыча: Алла бирсә, Ходай кушса,

Барысы да әйбәт булыр...

Һәр көн иртән шуны әйтеп уянам...

Көне буе әллә ничә кабатлыйм күңелемнән...

 

 

Кәлимуллин Нәфис, Яр Чаллы шәһәре

"79 нчы лицей-интернат”ның 10 нчы сыйныф укучысы

Категория: Хикәяләр | Өстәде: Х_Сөләйманова (10.09.2011)
Караулар: 2722 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz