Минем
әни
Минем әни бик тырыш
Көне буе эштә ул,
Кич белән арып кайтса да.
Өй эшләрен эшли ул.
Минем әни бик акыллы.
Миңа да гел булыша,
Өй эшләрен эшләмәсәм,
Бераз гына орыша.
Бәйли, тегә
һәм чигә ,
Чәчәкләр дә үстерә,
Тәмле ашлары белән
Безне гел сөендерә.
Бар эшне эшли белә,
Бик тырыш ул, бик уңган,
Безнең бәхет өчендер,
Әнием шундый булган!
Фәттахов Газиз, Яр
Чаллы шәһәре,
"79 нчы лицей-интернат”ның 7нче сыйныф
укучысы
|