Югары
һәм башлангыч, урта һөнәри
белем бирү йортлары, техникум студентлары
һәм урта мәктәп, гимназия, лицейларның
V-IХ, Х-ХI сыйныф
укучыларының республика күләмендә Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан үткәрелә
торган иҗади бәйге
Нигезләмәсе
"Татмедиа"
ААҖе, "Мәгърифәт" газетасы һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән
министрлыгы белән берлектә, "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм
Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча
Татарстан Республикасы дәүләт программасы"н гамәлгә ашыру максатында,
күренекле татар шагыйре Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан конкурс үткәрә.
1. Бәйгенең максаты һәм
бурычлары:
•
Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну хисен
тәрбияләү, укучыларның иҗади осталыгын үстерү, туган телебезгә, әдәбиятыбызга,
мәдәниятебезгә, мәдәни тарихыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү;
•
Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлын
һәм иҗади эшчәнлеген барлау;
•
Укучыларны Г.Тукай иҗатына якынайту;
•
Әдипнең әдәби һәм журналистлык
эшчәнлегенә, публицистик жанрдагы, сатира һәм юмор алымнары белән язылган
әсәрләренә, тәрҗемә материалларына кызыксыну уяту максатларында югары һәм
башлангыч, урта һөнәри белеем бирү йортлары, техникум студентлары һәм урта
мәктәп, гимназия, лицей укучылары арасында үткәрелә.
2. Бәйгедә
катнашучыларга түбәндәге темалар тәкъдим ителә
V-IХ
сыйныф укучыларына:
•
"Тукай – яраткан шагыйребез"
•
"Тукай әкиятләре яхшылыкка,
матурлыкка өнди"
•
Х-ХI сыйныф укучыларына:
•
Г.Тукай- журналист
•
Г.Тукай- публицист
•
Г.Тукай- юмор һәм сатира остасы
•
Г.Тукай- тәрҗемәче
•
Г.Тукай- җәмәгать эшлеклесе
3.
Конкурсны үткәрү тәртибе
Иҗади бәйге бер этапта
бара һәм ул 2011 нче елның 20
октябренә кадәр дәвам итә. Жюри әгъзалары материалларны җентекләп
тикшергәннән соң конкурска йомгак ясала, дипломнар, бүләкләр тапшырыла.
4.Конкурска килгән
материалларга бәя бирү шартлары
Җибәрелгән материалларда тема ачылган,
тирәнтен
яктыртылган, әдип иҗатын өйрәнүгә омтылыш чагылган булуы шарт. Йомгак ясалганда
әсәрләрдәге фәлсәфи уй-фикерләрнең
тирәнлеген укучыларга җиткерә алу осталыгына, яңа ысуллар кулланып эшләүгә, креатив
алымнар кулланылуга игътибар биреләчәк.
5. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү
I, II, IIIурыннарга
лаек булган студентларга һәм мәкгәп укучыларына "Татмедиа" ААҖ,
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгының
һәм "Мәгърифәт" газетасының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре
тапшырыла. Кызыксындыру бүләкләре
дә карала.
Иҗади эшләр 2011нче елның 20 нче октябренә кадәр кабул ителә.
Компъютерда басылган
язмаларыгызны (5 биттән артмаска тиеш), диск (газетага язылу турындагы
квитанциянең күчерелмәсен дә
салырга онытмагыз) белән түбәндәге адреска җибәрү сорала: 420066, Казан, Чистай
урамы, 5 нче йорт. "Мәгърифәт" газетасы, а/я 135.
Уңышлар сезгә, яшъ тукайчылар!
|