Җомга, 26.04.2024, 16:50
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Бүлек категорияләре
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Укучылар, сезнең өчен! » Бәйгеләр

Хәтер чишмәләре

КИЛЕШЕНГӘН                                                                                 РАСЛЫЙМ

Башкарма комитет                                                                             МАБӨББО "БИЙ” №15

Җитәкчесе урынбасары                                                                     Җитәкчесе

                                                                                                             ___________С.Н.Грачева

____________Р.М.Халимов                                                              "___”_____________2011

Яр Чаллы шәһәре Мәгариф Идарәсе

15нче санлы Балалар иҗат йортының

Милли мәдәният һәм сәнгать бүлеге

"Хәтер чишмәләре”

танып-белү шәһәр программасына

НИГЕЗНАМӘ

МАКСАТ:

Балаларның татар халык тарихы, милли мәдәнияте, сәнгате өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтү, иҗади үсешкә этәрү.

ОЕШТЫРУЧЫЛАР:

"15 нче Балалар иҗат йорты”ның Милли мәдәният һәм сәнгать бүлеге.

КАТНАШУЧЫЛАР:

Яр Чаллы шәһәре мәктәпләрендә укучы 5 – 6 сыйныф балалары.

Программа (түләүсез) 3 этапта уздырыла.

Этапларда 10 кешедән торган командалар катнаша, команданың исеме һәм девизы булырга тиеш.

1нче ЭТАПНЫҢ ТАЛӘПЛӘРЕ:

22 нче ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә Балалар иҗат йортының мәҗлесләр залында уза. Татар халкының милли киемнәре турында презентция ясап алып килергә (милли киемнәр турында гомуми мәгълүмат яисә киемнең нинди дә булса бер элементы турында булырга мөмкин), команда әгъзалары (бер яисә берничә кеше) үзләре сайлаган милли киемнән булырга, шул кием турында үзләре чыгарып яисә язучылар язган әсәрләрне кулланып, кызыклы, матур итеп аңлатырга, күрсәтергә тиешләр. ( презентация командага бер яисә берничә булырга мөмкин).

  2нче ЭТАПНЫҢ ТАЛӘПЛӘРЕ:

24 нче январь көнне 14.00 сәгатьтә Балалар иҗат йортының мәҗлесләр залында уза.  Балалар халык авыз иҗаты жанрлары: легенда, риваять, табышмак, мәкаль, бәетләрне өйрәнәләр, борынгы Болгар шәһәрләренең яисә тирә-як төбәктәге авылларның килеп чыгу тарихы турында материаллар, легендалар туплыйлар, аңлаешлы, кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләп күрсәтәләр.

 3нче ЭТАПНЫҢ ТАЛӘПЛӘРЕ:

14 нче апрель көнне 14.00 сәгатьтә Балалар иҗат йортының мәҗлесләр залында уза. 

Укучылар татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, бәйрәмнәрен, уеннарын өйрәнеп, үзләренә иң охшаганын уйнап күрсәтәләр.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр заявканы 2011 нче елның 26нчы сентябренә кадәр җибәрә алалар.

Программага йомгак ясау тәртибе:

1.        Программаның барлык этаплары да 15 нче санлы Балалар иҗат йортында үткәрелә.

2.        Барлык иҗади эшләр, рефератлар милли мәдәният бүлегенең 320 нче бүлмәсендә кабул ителә.

3.        Программага 20 нче апрельдә 13.00 сәгатьтә 15 нче санлы Балалар иҗат йортының тантаналар залында "Яз иртәсе” фестивалендә еллык йомгак ясала.

4.        Җиңүчеләргә 15 нче санлы Балалар иҗат йортының мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Безнең адрес: ГЭС бистәсе, Столбовая урамы, 53 нче йорт. ("Универсам” тукталышы).

Белешмәләр өчен телефоннар: (8552) 71-24-49, 71-25-20, 8-937-292-76-53.

Категория: Бәйгеләр | Өстәде: Х_Сөләйманова (06.10.2011)
Караулар: 1338 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz