Җомга, 29.03.2024, 12:06
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Бүлек категорияләре
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Укучылар, сезнең өчен! » Тестлар

Эндәш һәм кереш сүзләр

                                               Тест

                                   Эндәш һәм кереш сүзләр

1.     Эндәш сүз дип нәрсәгә әйтәләр?

а) ия турында ни дә булса хәбәр иткән сүзгә;

б) ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә төгәллек биргән сүзгә;

в) сөйләм аңа төбәп әйтелгән затны яки предметны белдергән сүзгә;

г) җөмлә кисәкләре белән грамматик бәйләнешкә кермәгән сүзгә.

      2. Кайчан эндәш сүз ике яктан да өтер белән аерыла?

           а) җөмлә уртасында килгәндә;

           б) җәенке эндәш сүз булганда;

           в) ымлык белән килгәндә;

           г) җөмлә башында урнашканда.

      3. Кайчан эндәш сүзле җөмләнең дәвамы баш хәреф белән башлана?

           а) мондый очрак юк;

           б) эндәш сүз җөмлә башында килгәндә;

           в) эндәш сүз "и” ымлыгы белән бергә килсә;

           г) өндәү билгесе куелган эндәш сүздән соң.

      4. Кайсы ымлыклар белән эндәш сүз арасына өтер куелмый?

           а) их, эх, аһ, ах;

           б) и, ай, о, э, эй;

           в) ура, чү, тсс, тфү;

           г) ай-һай, ах, их, уф.

      5) Кереш сүз дип нәрсәне атыйлар?

           а) сөйләм аңа төбәп әйтелгән затны белдергән сүзне;

           б) бер атаманы тәрҗемәсе аша ачыклаган сүзне;

           в) хәбәрлек сүзне;

           г) сөйләүченең җөмләдәге уйга мөнәсәбәтен белдергән сүзне.

       6) Нәрсәгә нигезләнеп, кереш сүзләр ничә төркемчәгә бүленә?

           а) эш яки хәлне кайсы яктан ачыклауга карап – 8;

           б) нинди мөнәсәбәтне белдерүгә карап – 7;

           в) сөйләүченең нинди максат белән хәбәр итүенә карап – 4;

           г) сүзләрнең нинди грамматик чаралар белән бәйләнүенә карап – 3.

       7) Ышану, раслауны белдерә торган кереш сүзләрне табыгыз.

           а) бәлки, ахры, күрәсең;

           б) зинһар, хәер;

           в) һичшиксез, билгеле, әлбәттә;

           г) беренчедән, бер яктан.          

Категория: Тестлар | Өстәде: Х_Сөләйманова (07.10.2011)
Караулар: 6425 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz