Ия
1.
Нинди сүз җөмлә
кисәге була?
а) нинди дә булса сорауга җавап булган;
ә) җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап биргән;
б) җөмләдә ия турында хәбәр итә торган;
в) теләсә нинди мөстәкыйль сүз.
2.
Нәрсәгә нигезләнеп,
җөмлә кисәкләре баш һәм иярчен кисәкләргә бүленә?
а) уй-фикер белдерүдәге рольләренә;
ә) нинди сорауга җавап булуларына;
б) нинди җөмлә составында килүләренә;
в) нинди мәгънә аңлатуларына.
3.
Җөмләнең нинди
кисәге ия була?
а) исем белән белдерелгән һәм кем? яки нәрсә? Соравына җавап булган;
ә) баш килештәге сүз белән белдерелгән;
б) башка кисәкләргә буйсынмыйча баш килештә килгән, кем? нәрсә? ни?
сорауларының берсенә җавап булган;
в) ияртүче сүзгә буйсынып һәм аны ачыклап килгән.
4.
Ия нинди сүз
төркеме белән белдерелә?
а) баш килештәге исем, сан һәм алмашлык;
ә) баш килештәге исем, сыйфат һәм сан;
б) баш килештәге исем, исем фигыль;
в) баш килештәге исем, зат алмашлыгы, яки исем урынында килгән сүзләр.
5.
Ия ничек
белдерелгән?
Үзең өчен
генә яшәү – хурлык. (Ф.Яруллин)
а) исем белән;
ә) исем фигыль белән;
б) сыйфат белән;
в) фигыль һәм исем белән.
6.
Ия җөмләнең
а) хәбәрен генә,
ә) иярчен кисәкләрен,
б) барлык кисәкләрен
үзенә ияртә
ала.
7.
Иягә бирелгән ялгыш
аңлатманы күрсәтегез.
а) ия – башка барлык кисәкләрне үзенә ияртүче баш кисәк;
ә) ия – башка барлык кисәкләргә иярүче баш кисәк;
б) ия – эш-хәлне үтәүче мәгънәсендә баш килештә килгән кисәк.
|