Әниемә
Нинди сорау белән
килсәм дә,
Ул ашыга миңа
ярдәмгә.
Ничек мактыйм икән әниемне?
Нинди бүләк бирим
бәйрәмгә?
Озын гомер телим
әниемә,
Бәхетләре булсын
гомерле,
Озак вакыт безне
сөендерсен,
Булсын һәрчак безгә
кадерле!
Гатауллин
Булат, Яр Чаллы шәһәре,
"79 нчы
лицей-интернат”ның 7 нче сыйныф укучысы
|