Җомга, 26.04.2024, 06:02
Исәнмесез Гость | RSS

Туган тел җәүһәрләре

Бүлек категорияләре
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы

Мәкаләләр каталогы

Төп » Мәкаләләр » Укучылар, сезнең өчен! » Тестлар

Төрки – татар әдәбияты

Төрки – татар әдәбияты

1.Тел "халыкның бөтен тарихын һәм рухын чагылдыра” дип кем әйткән?

а) К.Насыйри           б) Г.Ибраһимов

ә) К.Ушинский         в) Г.Тукай


2. Әдәбият фәненең төп өч өлкәсен санагыз. 1)_____________________ 2)_____________________ 3)_____________________

 

3. Фән буларак, әдәбият тарихы кайсы чорда формалаша?

а) XIII йөздә             ә) XV – XVI йөзләрдә         б) XVIII – XIX йөзләрдә

 

4. "Китап – бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомеренең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше, ялга китүче сакчының (часовойның) үз урынында калучыга биргән әмере ул” дип кем әйткән?

а) К.Насыйри            б) А.Гецен     ә) К.Ушинский         в)Р.Фәхретдинов

 

5. Шәрык классикасындагы төп әдипләрне атагыз ___________________________________________________________________________

 

6.Коръәндә ничә сүрә бар?

а) 286             б)114               ә) 216              в)108

 

7. Урхун – Енисей язма истәлекләре дип нинди язмаларны атыйлар?

а) рун язулы истәлекләрне              ә) уйгур язулы истәлекләрне

б) гарәп язулы истәлекләрне          в) рун һәм уйгур язулы истәлекләрне

 

8. Кайсы төркемдә рун язулы истәлекләр саналган?

а) Күлтәгин, Билгә – каган, Танъюкук хөрмәтенә язылган каберташ ядкәрләре

ә) "Юрау китабы һәм "Алтын ярук”

б) "Алтын ярук” һәм "Котадгу белек”

в) дөрес җавап бирелмәгән

 

9. "Шәрык” төшенчәсе нәрсәне аңлата?

а)көнбатыш дигәнне            ә) фарсы әдәбиятын гына

б) көнчыгыш дигәнне         в) гарәп әдәбиятын гына

 

10. Шәрык классикасының төп ядкәре – ул .....

а) "Мең дә бер кичә”            ә) "Кәлилә вә Димнә”

б) Коръән                  в) дөрес җавап бирелмәгән

 

11. Нинди язма истәлекләрне "гомумтөрки әдәбият” дип йөртәләр?

а)уйгур язулы истәлекләрне генә

ә) хәзерге төрки халыклар халыкча буларак формалашканчы булган төрки телле сүз сәнгате

б)рун язулы истәлекләрне генә

в) дөрес җавап бирелмәгән

 

12. Гомумтөрки әдәбият кайсы чорларны үз эченә ала?

а) XII – XIII йөзләргә кадәр вакыт           ә) XIII – XV йөзләрне

б) V - VI йөзләрне                в) дөрес җавап бирелмәгән

 

13. "Котадгу белек” әсәрен кем язган?

а) Әхмәд Йүгнәки                ә) Йосыф Баласагунлы

б) Әхмәд Ясәви                    в) авторы билгесез

 

14. Көнтугды, Айтулды, Узгырмыш – кайсы әсәр геройлары?

а) "Һибәтел – хәкаик”          ә) "Алтын ярук”

б) "Котадгу белек”               в) "Ырыг битиг”

 

15. Рәсми рәвештә болгарлар ислам динен кайчан кабул итә?

а) 737 нче елда          ә) 922 нче елда

б) VI гасырда            в) дөрес җавап бирелмәгән

 

16. Мифларга хас сыйфатларны күрсәтегез.

а) ыруглык дәверендә үк барлыкка килгән

ә) бүгенге көнгә кадәр сакланып калмаганнар

б) табигаь, тирә – юнь "кешеләштерелгән”

в) фантастик элементлар хас

г) кешеләр үзләрендәге, үз иҗтимагый тирәлекләрендәге сыйфатларны барлык җанлы һәм җансыз нәрсәләргә күчергәннәр

 

17. "Барлык нәрсәдән дә биегрәк, алтын белән балкый торган шаһ – китап” – ул ...... а)”Ырыг битиг”                ә)”Котадгу белек”

б) "Һибәтел – хәкаик”          в) "Алтын ярук”

 

18. "Әтил суы ака торур, Кыя төбе кака торур, Балык тәлим бака торур, Кулың тәкый кушарур.” – дигән юллар нинди китаптан?

а) "Диване лөгатет-төрк”    ә) "Алтын ярук”

б) "Һибәтел – хәкаик”          в) дөрес җавап бирелмәгән

 

19. Кайсы авторларның әсәрләре дини – суфичыл характерда?

а) Йосыф Баласагунлы һәм Мәхмүд Кашгарый

ә) Йосыф Баласагунлы һәм Әхмәд Йүгнәки

б) Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый

 

20. Түбәндәге әсәрләрнең кайсыларында "илаһи мәхәббәт” үзәккә куела?

а)”Котадгу белек” һәм " Һибәтел - хәкаик”

ә) "Алтын ярук” һәм "Котадгу белек”

б) "Бакырган китабы” һәм "Диване хикмәт”

Категория: Тестлар | Өстәде: Х_Сөләйманова (07.10.2011)
Караулар: 5210 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 1
0  
1 эльвир   (09.10.2014 08:30) [Материал]
Где ответы

Добавлять Фикерләр могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Эзләү
Дусларым

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz